Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәйдә "Ишегалды бәйрәме" күңелле узды

Соңгы елларда Зәйнең күпфатирлы йортлар ишегалларында "Ишегалды бәйрәме" бәйрәме уздыру матур традициягә әйләнде.

Бүген шундый чараларның беренчесе Җиңү проспекты 1/07 йорты каршында узды. Быел биредә республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре алып барылды. Ишегалды йортта яшәүчеләр теләген исәпкә алып, танымаслык булып үзгәртелде.

Бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев  килде. Бәйрәмдә олысы, кечесе күңел ачты. Берәүләр махсус булдырылган  волейбол мәйданында туп уйнатсалар, икенче почмактагы өстәл артына шахмат осталары җыелды. Яшьләр эшләре hәм мәдәният идарәләре тарафыннан төрле мәйданчыклар оештырылды. Бәйрәм  зур экраннан ачык  haвада  балалар өчен мультфильм карау белән тәмамланды.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев