Зәй офыклары

Зәйдә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар үтте

Бүген Зәйдә хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышланган  семинар үтте.

Аның эшендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев  катнашты.

Семинарны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов алып барды. Ул киңәшмә көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләнең актуаль булуын билгеләп үтте.

Районда хезмәтне саклау мәсьәләләренең ничек хәл ителүе турында хезмәтне саклау буенча координацияләү советы җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов чыгыш ясады.

Министр урынбасары хезмәтне саклау буенча республикадагы хәлне анализлады.

Социаль иминиятләү фондының 15нче  Зәй филиалы белгече Наталья Вершинина  чыгышында производствода җәрәхәтләр алуны, һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларын финанслау мәсьәләләрен яктыртты.

“Техноавиа-Казан” ҖЧШ генераль директоры урынбасары Сергей Шукшин югарыда эшләгәндә саклану чаралары турында сөйләде.

Семинар ахырында хезмәтне саклау буенча республика конкурсында катнашучылар һәм әлеге эшчәнлек тиешле югарылыкта куелган оешмалар бүләкләнде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: