Зәй офыклары

Зәйдә хоккейчы Артем Лукоянов мастер-класс күрсәтте

Бүген Зәйдә “Добрый лед”дип аталган спорт бәйрәме үтте.

Шунысы игътибарга лаек, чарада Россия чемпионы, 2017-2018 сезонда “Ак Барс” хоккей клубы составында Гагарин Кубогын отуда катнашкан хоккейчы Артем Лукоянов катнашты.
Бәйрәмдә ул “Яшьлек” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең иң яхшы яшь спортчыларын бүләкләүдә катнашты, Зәйнең яшь хоккейчыларына мастер-класс күрсәтте.
Бәйрәмнең икенче өлешендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән боз өстендә эстафета ярышлары оештырылды, шәһәребезнең хоккей командалары арасында дусларча очрашу турниры үтте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: