Зәй офыклары

Зәйдә кыр хезмәтчәннәре, хезмәт алдынгылары бүләкләнә

Зәйдә бүген кыр батыры, язгы кыр эшләрендә иң яхшы бүлекчәләр һәм иң яхшы механизаторлар, хезмәт алдынгыларын урыннарда бүләкләүләр бара.

Котлау тантаналары  Югары Шепкә, Сарсаз-Баграж, Чыбыклы, Түбән Биш мәдәният йортларында уза.  Тантаналарда район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, «Агрокөч»  акционерлык җәмгыяте генераль директорының   үсемлекчелек бүлеге башлыгы  урынбасары Булат Шакиров катнаша һәм хезмәт алдынгыларын бүләкли.

Зәйлеләр бүләкләү, хөрмәтләүләргә лаек. Быел да Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чәчүгә иң  беренчеләрдән керешеп, аны кыска срокларда сыйфатлы башкарып чыктылар. Терлек азыгы әзерләүгә дә ныклап керешелде, печәннең беренче каты чабылды, сидераль пар җирләре  эшкәртелде. Бүгенге көндә чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү дәвам итә. Терлекчелек тармагы буенча да уңышлар куандыра. Бүгенге көндә тәүлегенә бер сыердан 17,1 килограмм сөт савыла.

Әлеге фотолар Югары Шепкә мәдәният йортында узган котлау тантанасыннан. 

Бүләкләүләр турыда тулы язма газетабызның алдагы саннарында урын алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: