Көн темасы

Зәйдә медицина советы утырышы үтте

Зәйдә медицина советының чираттагы утырышы булып, район үзәк дәваханәсенең 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Утырышта район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, шәһәр прокуроры Ринат Кәримов катнашты.

Районда халыкка  узган ел медицина хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре турында баш табиб Рим Әмиров чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2017 елда зәйлеләр медицина учреждениеләренә 250514 мәртәбә мөрәҗәгать иткән, дәваханә стационарларында 6892 кеше дәваланып чыккан, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтенә 14470 мөрәҗәгать иткән. Тулаем алганда, 2017 елда мәҗбүри медицина иминиятләвенең территориаль программасы кысаларында дәүләт заказы тулысынча үтәлгән.

Авыруларның төрләренә килгәндә, 2016 ел белән чагыштырганда, узган ел сулыш органнары авырулыры 21,4 процентка кимегән. Кан әйләнеше,эндокрин системасы һәм яман шеш  авыруларының кимүе күзәтелгән. Соңгысы 7,6 процентка кимегән. Яман шешне иртә срокта ачыклау да үзенең уңай  нәтиҗәсен биргән.

Шәһәр-районда диспансеризация үтүчеләр саны артуга бара, узган ел ул бу күрсәткеч 92,2 проценка җиткән.

Шулай да тармакта табибларга кытлык бар. Табиблар белән тәэмин ителеш 50,7 процент тәшкил итә. Узган ел дәваханә хезмәтләр күрсәтүнең 12 позициясе буенча күрсәткечләрне яхшырткан. Әмма муниципаль берәмлекләр сәламәтлек саклау учреждениеләре гомуми рейтингы буенча Зәй район үзәк дәваханәсе 19нчы урында.

Район башлыгы чыгышында халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча тагын да активрак  эшләү кирәклегенә басым ясады.

Утырыш ахырында бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйдә медицина советы утырышы үтте
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы