Зәй офыклары

Зәйдә “Мәктәп тавы” проекты буенча ачык тыңлаулар үтте

Республикада иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы уңышлы тормышка ашырыла. Анда районыбыз да актив катнаша. Аның кысаларында узган ел шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә зур күләмле эшләр башкарылса, быел бу юнәлештә Зәйдә яңа проектны тормышка ашыру башланачак. Ул - Зәй шәһәренең тарихи үзәге – “Мәктәп тавы”н заманча төзекләндерү.

Соңгы вакытта төзү-төзекләндерү буенча проектларны тормышка ашыруга керешкәнче, аларны халык тикшерүенә чыгару гадәткә керде. Әлеге уңайдан “Энергетик” Мәдәният сараенда төзекләндерү концепциясе буенча ачык тыңлаулар үтте. Анда шәһәр-район җитәкчелеге, шәһәр һәм район Советы депутатлары, иҗтимагый, яшьләр оешмалары активистлары, эшмәкәрләр, дин әһелләре, территориаль җирле үзидарәләр рәисләре, җир участоклары һәм биналары якында урнашкан милек хуҗалары һәм арендаторлар, гомумән, бу урынга битараф булмаган зәйлеләр катнашты.

Район башлыгы чыгышында соңгы елларда шәһәр-районда иҗтимагый киңлекләрне заманча итеп үзгәртү юнәлешендә максатчан эш алып барылуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта шәһәр биләмәсенең 30 гектарын парк һәм скверлар алып тора.

 Зәй тарихы башланган урын – “Мәктәп тавы”н истәлекле һәм ял урыны итеп төзекләндерү хыялы зәйлеләр күңелендә күптәннән йөрде. Һәм, ниһаять, аңа да чират җитте.

Проект буенча ачык тыңлаулар яңа форматта һәм анда катнашучыларның зур активлыгы белән узды. Проектны исә Ринат Фәрдиев исемендәге парк концепциясен булдырып, аны  тормышка ашырган Казанның яшь архитекторлары эшләгән. Тыңлауларда катнашучыларга алар проект буенча нәрсәләр каралуын тәфсилләп аңлаттылар. Зәйлеләр проектны тулаем хупладылар, шул ук вакытта күп кенә тәкъдимнәр дә керттеләр. Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча анда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып концепция эшләнеп бетереләчәк. Проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 27 миллион сум акча карала. Шул ук вакытта проектны федераль программага кертү буенча да эш алып барыла. Төзекләндерү эшләренә май аенда керешелер дип көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: