Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәйдә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узды

Баланы мәктәпкә әзерләү әти-әниләре әйбәт кенә эшләп торганнарга да бик җиңелләрдән түгел.

Әгәр әти-әни булмаса, яки әни яисә әни кеше баланы үзе генә тәрбияләсә, яки пенсионер әби-бабайлар тәрбиясендә булсалар? Бу очракта инде проблемалар килеп чыга.

Ләкин бу авырлыклар балаларның бәйрәмен бозарга тиеш түгел. Күп балалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләргә һәм инвалид балаларга һәрбер кеше дә ярдәм итә ала.

Бүген районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узды.

Район башлыгы Разиф Кәримов  акциягә үз өлешләрен керткән оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде.

- Менә быел унбиш ел рәттән, Зәй муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза. Ул мәктәп укучыларына яңа уку елына әзерлектә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә”,-диде ул.

Быел 538 бала беренче тапкыр мәктәп парталары арасына утырачак. Бүгенге акциядә шуларның 78е мәктәп букчалары алды.

Бүләкләү тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма Комитеты җитәкчесе Эмил Галеев,мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, "Татэнерго" АҖ филиалы-Зәй ГРЭСы директоры урынбасары Рамил Галиуллин, Зәй электр элемтәсе челтәре баш инженеры Марс Маһфуров һәм башкалар катнашты.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев