Зәй офыклары

Зәйдә мәктәпне тәмамлаучылар спорт бәйрәменә җыелды

Районыбызда 11нче сыйныфлар өчен спорт ярышлары, гадәттә, “Соңгы кыңгырау” бәйрәменнән соң оештырыла иде. Быел ул аңа каршы көндә узды һәм әлеге чара “Олимпия резервы” дип аталды.

Шәһәребезнең 4нче мәктәп спорт залына шәһәр-районның 150дән артык 11нче сыйныф укучысы спорт киемнәреннән килде.
-Быел мәктәпне 2 генә укучы тәмамлый. Махсус оештырылган күңелле ярышлардан читтә калмадык, - диде Сәвәләй мәктәбе директоры Вадим Иванов.
Чарада катнашучылар башта бию разминкасында үзләрен сынадылар. Аннан соң үз эченә 9 ярышны алган бәйгеләр башланды. Аларда 5әр кыз һәм малай катнашты. “Команда рухы”, “Төз атучы”, “Баһадирлар”, “Грация”, “Фейерверк”, “Олимпия бите”, “Малевич”, “ “Атлетчылар”, “Көлкеле футбол” һәм аркан тартышу бәйгеләрендә егет-кызлар  теләп катнашты.
-Без әлеге чараны җиңелчә итеп, күңел ачу ярышлары буларак оештырдык. Чөнки укучылар өчен бер-ике көннән  үтә җитди чор -бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру  башлана. Аның алдыннан бергәләшеп күңел ачып калсыннар дип уйладык, - диде мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Анна Алчина.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: