Зәй офыклары

Зәйдә Питрау бәйрәме кайчан була?

Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Болыннарда җиләкләр пешә, чәчәкләргә кунып, күбәләкләр уйный, тирә-якка кипкән печән исе таралды. Питрау бәйрәме дә җитә.

Питрау – җәйнең нәкъ уртасы. Бу көннән соң кошлар сайрамый, чәчәкләр дә атмый дип сөйлиләр. Шул көнне керәшен халкы җыелып, бәйрәм итә, яшь кызлар тәкыялар үреп, елгага агызалар – сөйгән ярлары кайсы яктан киләсен юрыйлар.

Зәйлеләр ел саен Питрауны зурлап уздыралар. Ул, гадәттәгечә, 12 июльдә кичке сәгать 5тә Кашкатау итәгендә уздырылачак.

 Бу бәйрәм тирә-як шәһәр-районнар һәм район халкы өчен җәй уртасында матур тамашага әверелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: