Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәйдә “Призывник көне” үтте

Быел политехник колледжны тәмамлаучы 24 студент язгы чакырылышта хәрби хезмәткә китәргә тиеш.

Белгәнебезчә, 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакыру башланды. Язын районыбыздан 50гә якын егет хәрби хезмәтне үтәүне башлаячак.  Зәй егетләре армия сафларына китә башлады инде. Берничә көн элек кенә ике егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китте.

 Күркәм традиция буенча ел саен шәһәрдә “Призывник көне” үткәрелә. Бүген шундый чара политехник колледжда узды. Бу очраклы түгел, чөнки быел укуларын тәмамлаучы 24 студент язгы чакырылышта хәрби хезмәткә китәргә тиеш.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе  Эмиль Галеев катнашты һәм чыгыш ясады.

-Ватанны саклау – ир-егетнең изге бурычы. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә зур ышаныч-өметләр  баглыйбыз. Зәй данын төшермичә хезмәт итегез. Хезмәтне үтәп кайткач район икътисадын үстерүгә актив кушылырсыз дип уйлыйбыз һәм сезне туган якта көтеп калабыз, -диде ул, шушы көннәрдә Ватанны сакларга китүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Ул егетләрне әлеге истәлекле көн белән район башлыгы Разиф Кәримов  исеменнән тәбрик итеп, бүләкләр тапшырды.

Егетләргә шулай ук  район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, Иске Зәй мәчете имамы Илсур хәзрәт Әюпов, чечен сугышы ветераны Рәис Бариев киңәшләрен бирде.

Бәйрәм ахырында анда катнашучылар алдында “Энергетик” Мәдәният сараеның  кавер төркеме чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев