Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәйдә Республика һәм Шәһәр көне бәйрәменең хедлайнеры Әнвәр Нургалиев булачак

30 августта зәйлеләр Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәчәк. Шәһәр халкын һәм кунакларны мавыктыргыч бай программа көтә.

Чаралар  шәһәрнең төрле мәйданчыкларында оештырылачак.

Иртәнге сәгать 10да ипподромда «Зәй муниципаль районы башлыгы Кубогына» картинг буенча ярышлар старт ала. Шул ук вакытта "Энергия" стадионында 2007-2008 елгы егетләр арасында футбол буенча «С дивизионы» беренчелеге финалы башланачак.

Төп чаралар Ринат Фәрдиев исемендәге паркта узачак. Кичке сәгать 5тә биредә тематик мәйданчыклар эшләячәк. Бәйрәм кысаларында «Спорт яратучы гаилә», «Мин, син һәм  гитара», гастрономия һәм туңдырма фестивале, SUP-бордларда ярышлар узачак, мастер-класслар оештырылачак, «Минем шәһәрем» күргәзмәсе, сәнгать пленэры, юбилей атрибутикасы презентациясе, Аквабайк Шоу тәкъдим ителәчәк.

Сәгать 4тә паркта балалар мәйданчыгында “Минем ишегалды лагере" проектын ябуга багышланган чара узачак.

17.00 сәгатьтә төп сәхнәдә  «Зәй - илһам шәһәре» театральләштерелгән тамашасы планлаштырылган. Бәйрәмнең тантаналы өлеше 18.40 сәгатьтә башлана.

19.10 сәгатьтә Марат Галимов, Ясмин, Айдар Сөләйманов, «Энергетик» Мәдәният сарае  һәм «Визит» вокаль-инструменталь ансамбле  коллективлары катнашында концерт  старт ала.

Зәйдә Шәһәр һәм Республика көненең хедлайнеры булып татар эстрадасының популяр артисты Әнвәр Нургалиев торачак. Аның концерты 21.00 сәгатьтә башлана.

Соңыннан бәйрәм салюты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев