Зәй офыклары

Зәйдә "Россиянең ел укытучысы- 2021" Бөтенроссия конкурсының республика этабы төбәк туры уза

"Ел укытучысы" исеме өчен көрәшүчеләрнең дүртесе - Зәй укытучысы.

Бүген Зәйдә  "Россиянең ел укытучысы- 2021" Бөтенроссия конкурсының республика этабы төбәк туры башланды.

Ике көн дәвамында шәһәрнең 7нче һәм 6нчы мәктәпләрендә Сарман, Мөслим, Актаныш, Түбән Кама һәм  Зәй районнарыннан муниципаль турларда җиңү яулаган иң көчле педагоглар һөнәри осталыкларын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләреннән торган мәртәбәле жюри каршында дәлилләячәк.

"Ел укытучысы" исеме өчен көрәшүчеләрнең дүртесе - зәйлеләр. Алар - шәһәрнең 7нче мәктәбе математика  укытучысы Елизавета Трифонова, 6нчы мәктәпнең физик культура укытучысы Резеда Минеева һәм шул ук мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Иванова.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында конкурс аерым үтә. Анда бездән 7нче мәктәп укытучысы Эльза Нургалина үзен сыный.

Педагоглар ачык дәрес бирүдә, мастер-класслар үткәрүдә көч сынаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: