Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәйдә сайлау участоклары ачылды

Бүген – 18 мартта Россия Президентын сайлаулар көне. Иртәнге сәгать 8дә Зәй шәһәре һәм районында 64 сайлау участогы үз ишекләрен ачты.

Беренче сайлаучыларны һәр сайлау участогы дәртле музыка белән каршы ала. Тавыш бирү кичке сигезгә кадәр дәвам итә, көн дәвамында участокларда әнә шулай музыка тавышы агылып торачак, сәүдә нокталары эшли. Гомумән, сайлау участокларында тавыш бирү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, сайлауны югары дәрәҗәдә оешкан төстә үткәрүгә җитди әзерлек күрелде. Зәй районында барлыгы 41633 сайлаучы теркәлгән. Шуларның 739ы - беренче мәртәбә сайлауларда катнашучы. Быел Зәй шәһәрендәге 6 сайлау участогында электрон рәвештә тавыш бирү үткәрелә.

Иртә булуга карамастан, сайлау участогына кешеләр бер-бер артлы агыла тора. Аларның һәммәсе бәйрәмчә, матур киенеп, ясанып килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев