Зәй офыклары

Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия Надежда Чепурнаяга тапшырылды

Зәйдә ике елга бер мәртәбә мәдәният, сәнгать, әдәбият, телне үстерүгә зур өлеш керткән затларга якташ язучыбыз Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшыру традициясе яшәп килә.

Бүген язучының исемен йөртүче үзәк китапханәдә Сөббух Рәфыйковның туган көненә  һәм аның исемендәге премия тапшыруга багышланган тантана үтте.
Тантанада китап сөючеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, Сөббух Рәфыйков премиясе лауреатлары, язучының туганнары катнашты.
2019 ел премиясе зәйлеләргә яхшы таныш, рус телендә иҗат итүче җирле шагыйрә, актив хатын-кызларның берсе, хәйриячелек белән шөгыльләнүче Надежда Чепурнаяга бирелде. Премияне район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: