Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәйдә Шәһәр бәйрәмендә хезмәт алдынгылары бүләкләнде

Кичә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында узган тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов халыкны бәйрәм белән котлап, изге теләкләр юллагач, хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре, “Хезмәт кешесе” бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар тапшырдылар.

Район башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура  бүлеге башлыгы Рәйсә Исламова  “Татарстанда җирле үзидарә эшчәнлеге үсешенә керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләнде,  район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире Магомед Мурзагов “Татарстанның атказанган табибы” исеме бирелү уңаеннан тәбрикләнде.
Район бюджет-финанс палатасы рәисе урынбасары Алена Пукаева - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Ал. Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Людмила Варганова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
“Хезмәт кешесе” исеменә “Зәй” агрофирмасы механизаторы Хәлил Уразманов,  шикәр заводы
ның электр белән эретеп ябыштыручысы Василий Бусургин, ГРЭС хезмәткәрләре Виталий Майоров (токарь), Руслан Сәмигуллин (фрезеровщик), “Бөгелде карьеры” ҖЧШ экскаватор машинисты Марсель Сәхабетдинов, “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Нина Филипченко, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Айдар Кашапов лаек булдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев