Зәй офыклары

Зәйдә төбәк семинары бара

Бүген Зәйдә “Балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүнең төп компетенцияләрен формалаштыру, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә юл хәрәкәтендә аңлы катнашучыларны тәрбияләү” темасына семинар-киңәшмә уза.

Аның кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” район конкурсы, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган театрлаштырылган тамашалар конкурсы үткәрелә. Шәһәрнең 7нче мәктәп базасында узучы семинарга республиканың Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Баулы, Мөслим, Сарман һәм Зәй районнары вәкилләре катнаша.
Семинарны ачу тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков,”Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов чыгыш ясады.
Бу минутларда семинар эше дәвам итә. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары берничә мәйданчыкта ярышта катнаша. Мәктәпнең актлар залы сәхнәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең тетрлаштырылган тамашалары бара.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: