Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәйдә яшь гаиләләр яңа фатирдан ачкычлар алды

Өч катлы заманча йорт дәүләт  торак фонды тарафыннан сафка бастырылды..

Шәһәребезнең 4нче микрорайонында сафка баскан  24 фатирлы йортны төзү эшләре пандемия сәбәпле бераз озаккарак сузылды. Ә менә бүген – шәһәребезгә 370 ел тулуны бәйрәм иткән  истәлекле көндә, анда яшәячәк берничә гаилә фатир ачкычларын алдылар. Аларга көтеп алынган ачкычларны  район башлыгы Разиф Кәримов  тантаналы төстә тапшырды.  Ул биредән фатир алган яшь гаиләләргә үз куышларында тату, сәламәт гомер итүләрен, күпләп балалар үстерүләрен теләдетеләде. 

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнашты. 

Өч катлы заманча йорт дәүләт  торак фонды тарафыннан сафка бастырылды.

Бүгенге көндә тугыз гаилә яңа йорттан үзләренә фатирлар сайларга өлгерде. Аларның бишесе - күп балалы гаилә, дүрт фатирда ятим балалар яшәячәк. Тагын ике гаилә фатир өчен документларын рәсмиләштереп бетерү алдында. Шуларның берсе - район эчке эшләр бүлеге һәм республиканың  җинаятьләрне ачу идарәсе районара бүлеге  хезмәткәрләре булган Гарифуллиннар гаиләсе. Ирле-хатынлы җәмәгать тәртибе сагында торучылар өй туе белән тәбрикләүләрне сөенеп кабул иттеләр.

- Мондый истәлекле көндә гаиләбез тарихында күркәм бер дата барлыкка килде, - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев