Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәйгә килүче юлчыларны саламнан матур фигуралар каршы ала

Зәй кырларында иген дә суктыралар, саламнан матур фигуралар да ясыйлар.

Соңгы берничә елда Зәйгә килүчеләр гаҗәеп матурлык - юл кырларында саламнан ясалган төрледән-төрле күркәм фигураларны күреп соклана.
 

Чаллыдан Зәйгә керү юлында (Иске Зәйгә борылганда) юлчыларны татар кызы белән рус кызы каршы ала. Бу үзенчәлекле сыннар юлчыларга күтәренке кәеф бүләк итә, алар фонында туктап, фотосессия ясыйлар. Аннан алар күпмилләтле районыбызда халыкның дус-тату яшәвен дә аңлата.


 

Әлеге матурлыкны район мәдәният йорты һәм туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре тудырган.
 

Әлмәттән Зәйгә керүчеләрне - тегермән, Сарман ягыннан килүчеләрне – аю, ә Чаллыдан Зәйгә килүче юлчыларны умарталар каршы ала.


 

Зәебезне бизәп торучы, районыбызга килгән кунакларны каршы алып-озатып торучы бу гүзәллекне ватмыйча-җимермичә, кеше хезмәтенең кадерен белеп яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев