Зәй офыклары

Зәйлеләр Казанда мастер-класс күрсәтте

14 июньдә Казанда социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды.

Аның кысаларында республика социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегендә куланылучы социаль технологияләр, коррекцион җиһазлар күргәзмәсе оештырылды.

Зәйлеләр чарада ике мастер-класс  күрсәтте. “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре Юлия Верхотурцева һәм Ольга Тимофеева физик мөмкинлекләре чикле балалар белән һөнәри юнәлеш буенча эшчәнлекнең формалары һәм методлары, шулай ук “Хуҗабикә” курчаклар әзерләү технологиясе белән таныштырдылар. Әлеге  методикалар республика социаль учреждениеләре вәкилләрендә  кызыксыну уятты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: