Зәй офыклары

Зәйлеләр тиздән уракка төшә!

Игеннәрне урып-җыюга керешергә санаулы көннәр генә калып бара. Күпьеллык традиция буенча уракка төшәр алдыннан барлык төр урып-җыю техникасын әзерлек сызыгына куеп, тикшерү үткәрелә. Әлеге уңайдан бүген Зәй районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Россельхознадзор”, «Агрокөч» АҖ һәм башка структуралар белгечләре катнашында «Комбайннар парады» уздыру башланды. Аның беренчесе “Зәй шикәре“ агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендә үтте. Әлеге мөһим чарада район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.

Быел Зәй районы буенча 40 мең гектарда чәчелгән бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора, шуның 1620 гектары- көзге культуралар, 24 мең гектары - сабан ашлыгы.
-Район басуларында 61 комбайн эшләр дип көтелә. Бер комбайнга уртача 700 гектарда игеннәрне суктырырга кирәк булачак. Әлбәттә, йөкләнеш зур. Әмма инвестор өстәмә техника белән тәэмин итәчәгенә ышандыра. Быел инвестор 23 яңа комбайн сатып алды.”Торум-750”комбайннарының 7се бүген менщ монда әзерлек сызыгында тора, -диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
-Урак алдыннан техника әзерлеген тикшереп, механизаторлар белән очрашып, мөһим кампания алдыннан аралашу-сөйләшү бик кирәк һәм без моны ел да оештырабыз. Басуларда мул уңыш өлгерә. Көзге бодайдан кимендә гектарыннан – 50, арпадан 45-48 центнер   уңыш чыгар дип уйлыйбыз. Районда урып-җыю техникасы торышы яхшы. Димәк, 7-10 көннән уракка төшәбез дигән сүз.  «Комбайннар парады» үткәреп, без быелгы уракка старт бирәбез. Хәерле сәгатьтә! -диде район башлыгы.
Разиф Галиевич механизаторлар белән аралашканда урак чорында зур оешканлык күрсәтеп, һәркемнән үз эшен тырышып башкару соралуын билгеләп үтте.  Ашлыкны тапшыру буенча проблемалар булмаячак, яңа элеватор һәи икмәк кабул итү предприятиесе ашлык кабул итәргә әзер.
Комиссия тарафыннан һәр комбайн ныклы тикшерү үтте, һәр бөртекне югалтмауга аерым игътибар ителә.
Механизаторларга урып-җыю чорында хезмәткә түләү шартлары аңлатылды.Уракта иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга акчалата бүләк тапшырылачак.
Бүген “Комбайннар парады” шулай ук “Зәй” агрофирмасының “Нур”, “Восток” агрофирмасының “Үрнәк” бүлекчәләрендә һәм “Нива” ҖЧШдә үтте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: