Зәй офыклары

Бурыч җыйма, барыбер түлисең

Дүшәмбе көнне торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча штабның чираттагы утырышы узды. Әҗәтләрне җыю буенча август аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, "Жемчужина", "9 кат", "17 подъезд" торак милекчеләре ширкәтләре, "Төзүче" торак төзелеше, "Идарәче компания торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШ, "Су каналы"ында уңай үзгәреш күзәтелә. "Доверие", "Нефтьче", "Иске Зәй" торак милекчеләре...

Дүшәмбе көнне торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча штабның чираттагы утырышы узды.

Әҗәтләрне җыю буенча август аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, "Жемчужина", "9 кат", "17 подъезд" торак милекчеләре ширкәтләре, "Төзүче" торак төзелеше, "Идарәче компания торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШ, "Су каналы"ында уңай үзгәреш күзәтелә. "Доверие", "Нефтьче", "Иске Зәй" торак милекчеләре ширкәтләре, "Теплосервис" ҖЧШендә, киресенчә, эш сүлпәнләнгән.

Торак милекчеләре ширкәтләре бу көнне соңгы атнада бурычлылар белән эшләү буенча хисап тотты. "Идарәче компания торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШ ел башыннан әҗәтләре күп булган - 74, соңгы атнада 14 кешенең электр белән тәэмин итү системасын өзгән. "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәтенең Рәфыйков урамында бу күрсәткеч узган атнада - 4. "9 кат" ширкәте әҗәтлеләр белән эшләү буенча киң колачлы эш алып бара. Ширкәткә караган йортларда яшәүче бурычлыларга 46 кисәтү таратылган, 3 кешегә рөхсәтсез өзелгән электр чыбыгын тоташтырган өчен беркетмә төзелгән, 7 бурычлының башкарма эше суд приставларына тапшырылган. "17 подъезд" ширкәте тарафыннан суд приставларына тапшырган 35 башкарма эшнең 24е үтәтелгән.

- Бурычлылар белән эшләү тагын да катгый төс ала. Кем дә кем бурычын бер айдан артык түләми икән, аңа пени өстәләчәк, - диде утырышта башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов.

Бурыч җыйма, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрне вакытында башкар!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: