Зәй офыклары

Бурычлар җыелмасын

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең коммуналь түләүләр өчен бурычлары күп җыелу сәбәпле, агымдагы елның апреленнән аларны мөмкин кадәр киметү буенча максатчан эш алып барыла. Әҗәтлеләргә карата күрелүче чаралар, эш нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов рәислегендә брифинг үтте. - Соңгы биш айда коммуналь түләүләр өчен бурычларны җыю буенча аеруча җитди эшләдек....

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең коммуналь түләүләр өчен бурычлары күп җыелу сәбәпле, агымдагы елның апреленнән аларны мөмкин кадәр киметү буенча максатчан эш алып барыла. Әҗәтлеләргә карата күрелүче чаралар, эш нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов рәислегендә брифинг үтте.

- Соңгы биш айда коммуналь түләүләр өчен бурычларны җыю буенча аеруча җитди эшләдек. Ике айда түләүләрне башкармаучыларның фатирлары, эш урыннарына барып сөйләшү-аңлатулар алып барып, бурыч түләүнең уңайлы алымнарын тәкъдим иттек. Нәтиҗәдә шактый күләмдәге әҗәтне киметүгә ирештек. Әмма моның белән генә канәгатьләнергә ярамый, - диде Альберт Газизҗанов.

Әлбәттә, бу сумманың бер өлеше - су, ут, җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга, икенче өлеше капиталь, өлешчә төзекләндерү, подъездларны җыештыру һ.б. эшләр өчен тотыла. Һәм фатир өчен түләмәүчеләр тоткан су, ут бәяләре ОДН рәвешендә намуслы түләп баручылар җилкәсенә төшә. Шуңа күрә күршеңдә фатир өчен түләмәүчеләр булганда моңа битараф калу - үз кесәңне саегайту дигән сүз. Бер йортта яшәүчеләрнең тиешле көндә су, ут күрсәткечләрен тапшыруы ОДНнарны киметергә ярдәм итә. Моны аңлаучылар хәзер бердәм рәвештә бурычларны бетерүгә үз өлешен кертә. Нәтиҗәдә агымдагы ел дәвамында фатир өчен түләүләрне җыю 99 процент тәшкил иткән (узган ел 97 процент).

Хәзер исә аеруча күп әҗәтлеләрне кечерәк фатир, бүлмәләргә күчерү очраклары да бар. Быел шундый ике фатир хуҗасының торак мәйданы кечерәккә алыштырылып, әҗәтләре капланган. Алар кабат бурычка батмасын өчен хуҗаларның эш белән тәэмин ителеше, яшәү рәвеше контрольдә тотыла.

ТМШ җитәкчеләре әйтүенчә, бурычларны киметүдә йорт буенча җаваплыларның да роле зур. Аларны кызыксындыру чарасы буларак, ТМШлар фатир өчен түләүләрдә (подъезд җыештыру, төзекләндерү эшләре өчен) ташламалар ясый.

- Безнең "Уңайлы йорт" ширкәтенә караган Казан урамының 7нче йортында Валентина Волочай, Энергетиклар урамының 7 "а" йортында Луиза Абдуллина - нәтиҗәле эшләүче йорт җаваплылары. Алар кайсы фатир хуҗасы белән ничек сөйләшергә, кайсына нинди ярдәм кирәклеген белешеп, безгә хәбәр итә. Бу, беренчедән, бурычларны бетерергә ярдәм итсә, икенчедән, йортта яшәүчеләрне борчыган проблемаларны үз вакытында хәл итү юлы да булып тора, - ди ширкәт рәисе Римма Никифорова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: