Зәй офыклары

Чананы – җәйдән

Җылылык челтәрләре предприятиесе җылыту сезонына әзерлек эшләрен тулы куәткә алып бара. Бу мәсьәлә, гадәттәгечә, район башлыгының даими контролендә тора. Яңа сезонга әзерлек эшләрен предприятие программа нигезендә башкара. Аңа кадәр, җылыту сезоны тәмамлануга, магистраль, квартал араларындагы җылылык челтәрләренә гидравлик сынау үткәрелде. Нәтиҗәдә челтәрләрдә 6 кимчелек ачыкланды һәм алар вакытында бетерелде. Агымдагы...

Җылылык челтәрләре предприятиесе җылыту сезонына әзерлек эшләрен тулы куәткә алып бара. Бу мәсьәлә, гадәттәгечә, район башлыгының даими контролендә тора. Яңа сезонга әзерлек эшләрен предприятие программа нигезендә башкара. Аңа кадәр, җылыту сезоны тәмамлануга, магистраль, квартал араларындагы җылылык челтәрләренә гидравлик сынау үткәрелде. Нәтиҗәдә челтәрләрдә 6 кимчелек ачыкланды һәм алар вакытында бетерелде. Агымдагы елда 13664 мең сумга 2483 метр җылылык челтәрен ремонтлау каралган иде. 1 августка кадәр хуҗалык ысулы белән 2459 метрда җылылык челтәре алыштырылды, 36 данә запор арматурасы урнаштырылды. Кыскасы, 7 айда предприятие көче һәм подряд оешмалары ярдәме белән җылылык челтәрендә 8192 мең сумлык эш башкарылды. Ремонт эшләреннән соң, подрядчы оешмалар "Горзеленхоз" һәм "Инвестстройсервис" ҖЧШ тарафыннан 788 квадрат метр газон, 223 квадрат метр асфальт-бетон юл тиешле тәртипкә китерелде. Предприятие инвестиция программасы буенча 7 ай эчендә Рәфыйков урамы яныннан Никифоров урамына кадәр җылылык торбаларын зуррак диаметрлыга алмаштырды. Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү программасы нигезендә ГРЭС буенча 162 метр магистраль торба үткәргечләр җылытылды. Җылыту сезонына автотранспорт участогы тулысынча әзер. Кышкы чорда авария була калса дип, запас материаллар әзерләнде. Персонал исә шәхси саклык чаралары, махсус аяк һәм өс киемнәре белән тәэмин ителде. Суырту участогының әзерлеге - 50 процент, насосларны ремонтлау эшләре бара. 1 августка 150 йортта җылылык челтәрләре юдыртылган. "Нефтьче", "Доверие" торак милекчеләре ширкәтләре, "Төзүче" төзелеш комбинаты җылылык челтәрләре торбаларын басым белән юдырту үткәрелде. График нигезендә, торбаларга гидравлик сынау үткәрү сәбәпле, микрорайонлап кайнар су бирү туктатылып тора. Предприятие директоры Фәрит Мифтахов әйтүенчә, агымдагы ел планын үтәп, җылыту сезоны башына предприятие яхшы әзерлектә булачак. Җылылык бирүдә өзеклекләр булмас, шәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: