Зәй офыклары

Чыгымнары да аз, җылы да булсын

Районның социаль объектлары - мәктәп, мәдәният йортларын җылылык белән тәэмин итүче "Теплосервис" ҖЧШ эшчәнлектә энергия саклауны өстенлекле юнәлеш итә. Гомумән, һәрнәрсәдә энергия ресурсларын нәтиҗәле файдалану - заман таләбе. Энергияне саклау юнәлешендәге эшчәнлек икътисадны модернизацияләү бурычларын чишәргә ярдәм итә. Әлеге максаттан "Теплосервис"та яңа технологияләр өйрәнелә, заманча техник җиһазлар гамәлгә кертелә, чыгымнарны...

Районның социаль объектлары - мәктәп, мәдәният йортларын җылылык белән тәэмин итүче "Теплосервис" ҖЧШ эшчәнлектә энергия саклауны өстенлекле юнәлеш итә. Гомумән, һәрнәрсәдә энергия ресурсларын нәтиҗәле файдалану - заман таләбе. Энергияне саклау юнәлешендәге эшчәнлек икътисадны модернизацияләү бурычларын чишәргә ярдәм итә. Әлеге максаттан "Теплосервис"та яңа технологияләр өйрәнелә, заманча техник җиһазлар гамәлгә кертелә, чыгымнарны киметү юллары эзләнелә. Агымдагы ел җылыту сезонына мәктәп, мәдәният йортларының әзерлеге ничек? Энергия саклау юнәлешендә нинди эшләр башкарылган?

Район социаль объектларының җылылык системалары дөрес түгел, аларда җылылык үзәге юк, җылыту торбалары искергән, тыгылган. Бу хәл ситуацияне катлауландыра. Оешма тарафыннан район җитәкчелегенә бу турыда тулы мәгълүмат җиткерелде, смета төзеп бирелде, ди оешманың җитештерү буенча директор урынбасары Флүн Хәсәнов. Социаль объектларда аеруча котельныйлар нык тузган, өстәвенә, аларның файдалы эш коэффициенты 60 процент кына. "Теплосервис" котельныйларны турыдан-туры Туймазы заводыннан ала. Гомумән, оешма әлеге завод белән ныклы хезмәттәшлек итә. Без, котельныйларны эшкә җигүче оешма буларак, завод җитәкчелегенә үз тәкъдимнәребезне, гозер-үтенечләребезне дә җиткерәбез, ди Флүн Әкмәлович. Оешма әлеге завод котельныйларын соңгы елларда күпләп куллана, димәк, тәҗрибәләре, тәкъдим кертерлекләре бар.

"Теплосервис" агымдагы елда эшне Югары Мәлем мәдәният йорты котельныен капиталь ремонтлаудан башлады. Салкынлыгы белән үзәккә үткән мәдәният йортларының берсе ул. Биредә заманча, файдалы эше коэффициенты 93 процент булган "R9A" котеле куелды. Котельныйда су кудыру насосы да заманчага (5,5 кВт лыга) алыштырылды. Яңа насос электр энергиясе чыгымнарын киметә: сәгатенә 3,3 киловатт энергияне янга калдырырга мөмкинлек бирә. Болардан тыш, газ исәпләү приборын заманча электрон корректорлы исәпләү җиһазына алыштыру да күздә тотыла.

Узган ел Югары Мәлем мәктәбе котельные нәкъ шулай капиталь ремонтланып, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән иде. Бездә җылы, энергия дә янга кала, ди мәктәп җитәкчелеге.

Агымдагы елда Яңа Спас, шәһәр дәваханәсе (аңа музей да керә), Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге котельныйлары ремонтланды. Бүгенге көндә мондый эш Якты Күл мәктәбе котельныенда бара. Алга таба планда Югары Шепкә мәктәбе котельныен ремонтлау тора. Биредә 30 ел элек чыккан казаннар тора. Шул рәвешле, энергияне күп сарыф итүче котельныйлар ремонтлана, андагы җиһазлар заманчага алыштырыла.

Әйткәнебезчә, "Теплосервис" энергияне саклау буенча ширкәт оешканнан (дүрт ел) зур күләмле эш башкара. Иске Зәй мәктәбе, мәдәният йорты, балалар бакчасына җылылык "Сельхозтехника"да урнашкан котельныйдан җылылык трассасы аша килә иде. Ара ерак, өстәвенә, күп җылылык торбаларда килгәндә үк юкка чыкты. Әлеге биналарда котып салкыннары торды. "Теплосервис" моннан ике ел элек мәктәп биләмәсенә модульле "ТКУ 0,6 Д" казанын урнаштырды. Салкыннан иза чиккән укучылар, балалар, мәдәният хезмәткәрләре сөенеп туя алмый. Биналарда режим яхшы тора, газ, җылылык энергиясе саклана. Мирный бистәсендә дә шундый хәл иде. Бирегә "ТКУ 1,16 Д" модульле казан урнаштырылды. Мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы шулай ук җылылыкка тиенде.

Шул рәвешле, "Теплосервис" энергияне саклау юнәлешендә максатчан эшли. Бу үз чиратында оешмага икътисадны модернизацияләү бурычларын чишәргә ярдәм итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: