Зәй офыклары

Эшләр төгәлләнү алдында

Татарстан Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә сүз "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды турында" Федераль Законны республикада тормышка ашыру, мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү, фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү һәм модернизацияләү барышы, Россия Федерациясенең 2020 елга кадәр исәпләнгән су стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары кысаларында "Саф су" дәүләт программасы үтәлеше, фатирларга җылыту системалары кую...

Татарстан Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә сүз "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды турында" Федераль Законны республикада тормышка ашыру, мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү, фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү һәм модернизацияләү барышы, Россия Федерациясенең 2020 елга кадәр исәпләнгән су стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары кысаларында "Саф су" дәүләт программасы үтәлеше, фатирларга җылыту системалары кую турында барды. Шулай ук ведомствоара электрон багланышлар буенча региональ системада эш оештыру мәсьәләсе каралды. Соңгы тема буенча ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, системаны эшләтеп җибәргәннән бирле, ягъни 1 июльдән 12464 ведомствоара запрос ясалган. Әмма ТР Премьер-министры Илдар Халиков узган атнада бер генә запрос ясамаган районнарның булуына басым ясады, бу өлкәдә игътибарлы булуны сорады. Зәй ведомствоара электрон багланышлар буенча региональ системада эш оештыру мәсьәләсендә лидерлар рәтендә булмаса да, артта сөйрәлми. Киңәшмәдә республикада мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы барышы турында хисап тоткан ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Татарстанда 16 августка барлыгы 32 объект файдалануга тапшырылуын хәбәр итте. Мәгълүм булганча, безнең районда капиталь төзекләндерү программасына 6 мәктәп кертелде. Аларның берсе - шәһәрдә, бишесе - авылларда. Беренчеләрдән булып капиталь төзекләндерү Аксар мәктәбендә төгәлләнде. Ә Түбән Биш, Сарсаз-Баграж, Сәвәләй, Якты Күл авылларында җирле бюджеттан бүленгән финанс хисабына өстәмә төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында, шулай ук 4нче мәктәптә дә соңгы эшләр калып бара. Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләренә килгәндә, аны финанслау буенча еллык лимит 95 процентка үтәлгән, төгәлрәге, 4 миллиард 155 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. Әмма киңәшмәдә кадастр паспортларын әзерләп тапшырмаган муниципаль берәмлекләр тәнкыйтьләнде. Барлыгы 5608 паспорт тапшырылырга тиеш булып, бүгенгә 5143е рәсмиләштерелгән. Бу эш үзвакытында эшләнмәсә, киләсе елга дәүләт программаларына ул районнарга акча бүленмәскә мөмкин, диде Ирек Фәйзуллин. Илдар Халиков исә эленке-салынкы йөрүчеләргә алга таба төзелеш өлкәсендәге дәүләт программаларына акча кисү юлы белән җәза бирәчәкбез, дип кисәтте. Безнең районда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү төгәлләнү алдында. Быел барлыгы 12 күпфатирлы йортта төзекләндерү эшләре алып барылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: