Зәй офыклары

Хокукны яңадан рәсмиләштерүгә өч ай вакыт бирелә

Мәгълүм булганча, февраль аенда җылылык өчен максатчан субсидия бирүнең беренче срогы төгәлләнә. Максатчан субсидия җылылык белән «Таттеплосбыт» ААҖ тәэмин иткән йортларда яшәүчеләргә кагыла һәм гаиләдәге һәр кешегә айлык керем уртача 30 мең сумнан артып китмәгәндә бирелә. Февраль аенда республикада уртача субсидия күләме 601 сум 17 тиен тәшкил иткән. Иң зур...

Мәгълүм булганча, февраль аенда җылылык өчен максатчан субсидия бирүнең беренче срогы төгәлләнә. Максатчан субсидия җылылык белән «Таттеплосбыт» ААҖ тәэмин иткән йортларда яшәүчеләргә кагыла һәм гаиләдәге һәр кешегә айлык керем уртача 30 мең сумнан артып китмәгәндә бирелә. Февраль аенда республикада уртача субсидия күләме 601 сум 17 тиен тәшкил иткән. Иң зур субсидия күләме - 994 сум 74 тиен Зәйгә туры килә. Хәзер республикада, шул исәптән бездә дә, субсидия алу өчен яңа срокка документлар теркәү башлана.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1013нче карары нигезендә яңа срокка субсидиягә хокукны яңадан рәсмиләштерү өчен өч ай вакыт (март, апрель, май) бирелә. Чиратлар булмасын, аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен, фатир, коммуналь хезмәтләргә түләүләр квитанцияләрендә кемнең кайсы көнне, кайсы адрес буенча социаль яклау идарәсенә документлар җыелмасы белән килергә тиешлеге күрсәтелә. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк, социаль яклау идарәсенә килү көне моңа кадәр субсидия алучыларга гына языла. Субсидияләрне күрсәтелгән вакытка кадәр элек билгеләнгән тәртиптә бирү дәвам итә, ягъни субсидияләрне түләү графигы өзелми. Бары тик түләү квитанцияләрендә күрсәтелгән вакытка социаль яклау идарәсенә килмәүчеләргә генә яңадан теркәлү узганчы субсидия бирү туктатып торылачак. Әгәр кеше мартка чакыру алган икән, аңа әле агымдагы елның мартына кадәр элек тапшырылган документлар нигезендә субсидия түләнә. Ә инде кеше билгеләнгән көнгә килмәсә, субсидия түләү туктатыла. Аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен, график буенча эш йөртүне сорыйбыз, ди социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина. Моннан тыш, элек тапшырылган документларда үзгәрешләр булмаса (бала туу, кемдер үлү, фатир алыштыру һ.б.), аларның копияләрен яңадан ясатырга кирәкми, бары оригиналларны күрсәтеп, раслату да җитә. Ә керемнәр турында белешмә хезмәт урыннарыннан яңадан алынырга тиеш. Шулай ук субсидия алучы 65 яшьтән өлкән ялгыз гражданнар, 1 һәм 2 төркем инвалидлардан документлар кабул итү элеккечә өйләренә барып оештырыла, ягъни бу категория кешеләргә социаль яклау органнарына килеп йөрү кирәкми, аларга социаль хезмәткәрләр расланган график буенча үзләре килә.

"Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре бу эшкә инде 18 февральдән керешкән. Коммуналь хезмәтләргә түләүләр квитанциясендә социаль хезмәткәрнең кайсы көнне киләчәге күрсәтелгән. Бу көнне инвалидлар, өлкәннәрнең өйдә торулары сорала. Төрле мошенниклык гамәлләренә юлыкмас өчен, шикләнгәндә, социаль хезмәткәрләрнең махсус документларын күрсәтүләрен сорарга да онытмасыннар иде, ди идарә башлыгы.

Өйләргә йөреп документлар җыюның беренче көнендә, мәсәлән, социаль хезмәткәр Галина Ишмякова 7 кешене кабат теркәү уздырды. Ул өлкәннәрнең билгеләнгән көнне көтеп торуларын әйтә. Шәһәрдәшебез Лидия Лебедеваның документларын теркәү барышын без дә күзәттек. Лидия Григорьевна ялгыз яшәүче өлкәннәргә мондый уңайлык тудырылуга бик рәхмәтле. Каядыр барасы, чират көтәсе, документларымның барысын да алдым микән дип борчыласы юк, ди ул.

Хәзерге вакытта республикада субсидия алу хокукын раслаган 198588 кеше исәпләнә, шуларның 6611е - безнең шәһәрнеке.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: