Зәй офыклары

Һөнәри бәйрәм уңаеннан

Торак-коммуналь хуҗалык - торак пунктларның яшәешен тәэмин итүче катлаулы система. Меңләгән кешенең кәефе әлеге тармак эшчәнлегенә бәйле. Район башлыгы Татьяна Воропаева бу хакта узган "Энергетик" Мәдәният сараенда торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә ассызыклап әйтте. Гомумән, һәр кешенең фатиры, социаль объектлар җылы, якты, уңайлы булсын...

Торак-коммуналь хуҗалык - торак пунктларның яшәешен тәэмин итүче катлаулы система. Меңләгән кешенең кәефе әлеге тармак эшчәнлегенә бәйле.

Район башлыгы Татьяна Воропаева бу хакта узган "Энергетик" Мәдәният сараенда торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә ассызыклап әйтте. Гомумән, һәр кешенең фатиры, социаль объектлар җылы, якты, уңайлы булсын өчен торак-коммуналь тармак хезмәткәрләреннән уяу эшләү сорала.

Бәйрәм тантанасында бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, район башлыгы, башкарма комитет Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәре әлеге тармак хезмәткәрләрен матур чыгышлары белән сөендерде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: