Зәй офыклары

Су да үтмәс, йорт та җылыныр

Төзекләндерелгән йортың, ишегалдың булгач, бәйрәм итүе дә күңелле. Җиңү проспектының 24, 26нчы йортлары турында сүз бара. Әлеге йортларда зур төзекләндерү эшләре тәмамлангач, зурлап ишегалды бәйрәме оештырылды. Иң мөһиме, биредә яшәүчеләрнең шатлыгы зур, чөнки әлеге проблемалы йортларда яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудырылды. Йортларның файдалануга тапшырылуына 17 генә ел. Шулай да, бу...

Төзекләндерелгән йортың, ишегалдың булгач, бәйрәм итүе дә күңелле. Җиңү проспектының 24, 26нчы йортлары турында сүз бара. Әлеге йортларда зур төзекләндерү эшләре тәмамлангач, зурлап ишегалды бәйрәме оештырылды. Иң мөһиме, биредә яшәүчеләрнең шатлыгы зур, чөнки әлеге проблемалы йортларда яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудырылды. Йортларның файдалануга тапшырылуына 17 генә ел. Шулай да, бу йортларда сыйфатсыз башкарылган эш нәтиҗәсендә фатирларда салкын, түбәдән су үтеп җәфалаган. Әлеге йортларда капиталь ремонт халык үтенеч-гозерен исәпкә алып үткәрелде. Ә панель арасындагы ярыклар заманча материал белән ямалган, кышын фатирларда җылы булыр дигән өмет бар. Биредә ремонт эшләрен әлеге өлкәдә 6 ел тәҗрибәсе булган "ЖилРемСтройСервис" ҖЧШ башкарды. Подрядчы оешма йортларда кайнар, салкын су, канализация, җылылык, электр челтәрләре, түбә, фасадларны яңартып, подъездларга заманча тәрәзәләр куйды, аларда косметик ремонт эшләре башкарылды. Моннан тыш, йорт тирәләре, тротуарлар төзекләндерелде. Өч ай дигәндә, йортлар матурланды. Иң мөһиме, проблемалар хәл ителде, ремонт барышын йортка җаваплылар Александр Петряков, Мәрьям Сибгатуллина, Ринат Шәяхмәтов нык контрольдә тотты. Соңгысы үзе дә төзүче булганга, һәр эшнең үзенчәлеген белеп, эш барышын игътибарга алды. Гомумән, йортта яшәүчеләр капиталь ремонт эшеннән канәгать. Гәндәлифә апа Фәһриева 26нчы йорт файдалануга тапшырылган көннән 9нчы катта яши. Ул түбәдән су үтүдән иза чиккән.

- Ремонт беткәч, кайда нинди җитешсезлекләр булуын белешеп, кабат-кабат эшләделәр. Көзгә тыныч күңел белән керәбез: түбәдән су да үтмәс, йортыбыз болай булгач җылы булыр, - дип шөкерана кыла Гәндәлифә апа.

Йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгы ялт итеп тора. Әлеге йортларда балалар да күп. Мәйданчык серле әкияти илне хәтерләтә. Николай Атласов исә ишегалдына утырткан агачларга машина йөртүчеләр сак карасыннар иде, дигән теләк белдерде. Язын утырткан агачларның бер өлеше тапталган, кадерсезләнгән. Ә менә Анна Самохина үзе яшәгән 26нчы йорт алдына чәчәкләр утырткан, югары катта яшәсә дә, чәчәкләргә көн дә су сибәргә иренми. Ишегалды бәйрәменә халык күп җыелып, ул тиешле югарылыкта, оешкан төстә узды. Олысы-кечесен бәйрәм белән "9 кат" ТМШ җитәкчесе Наталья Наумова тәбрикләде һәм ремонт барышында халыкның сабыр булуын, шәһәрнең көннән-көн төзекләнә, матурлана баруын әйтеп, "ЖилРемСтройСервис" ҖЧШ җитәкчесе Альберт Галимовка ширкәтнең Рәхмәт хатын тапшырды. Кичәдә иң күңелле мизгел йортка җаваплылар, балалар мәйданчыгы, төзелеш буенча активларны, урам җыештыручыларны котлау булгандыр. Тиешле хезмәт үз бәясен алырга тиеш. Бергә матур, үрнәк, озын-озак гомер итүче гаиләләр Нәбиуллиннар, Хәбибуллиннар, Кондрабаевлар, Юдиннарның урыны түрдән булды. Яңа өйләнешкән парлар, яңа туган балалары булган гаиләләр, беренче сыйныфка укырга баручы, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган укучылар да игътибардан читтә калмады. Көндәлек эш-мәшәкатьләрдән соң, олысы-кечесе ял итте, аралашты. Ремонт эшләреннән канәгать булган халык, бәйрәмнән дә бихуш калды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: