Зәй офыклары

Су кайда югала?

Дүшәмбе аппарат киңәшмәсендә "Водоканал-Сервис" ("Су каналы") эшчәнлеге, салым инспекциясендә барган үзгәрешләр һәм коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләрне җыю барышы кебек мәсьәләләр тыңланды. Шәһәр-районда хокук тәртибен саклау һәм җинаятьчелек торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин мәгълүмат бирде. Оператив хәл тотрыклы булып кала. Җәмәгать тәртибен саклау өчен атнага өч көн...

Дүшәмбе аппарат киңәшмәсендә "Водоканал-Сервис" ("Су каналы") эшчәнлеге, салым инспекциясендә барган үзгәрешләр һәм коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләрне җыю барышы кебек мәсьәләләр тыңланды.

Шәһәр-районда хокук тәртибен саклау һәм җинаятьчелек торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин мәгълүмат бирде. Оператив хәл тотрыклы булып кала. Җәмәгать тәртибен саклау өчен атнага өч көн урамнарга предприятиеләр вәкилләре чыга. Бу эш район җитәкчелегенең даими контролендә тора. Район башлыгы Татьяна Воропаева ДНД рейдлары - ул безнең уртак эшебез, чыкмый калучылар булса, алар чираттан тыш, башка көнне чыгарга тиеш, җәмәгать тәртибен бергәләп саклаганда гына тәртип булачак, диде.

Быел "Су каналы" предприятиесе зур үзгәрешләр кичерде, аның җисеме дә, җитәкчесе дә алышынды. Боларның барысы да халыкны су белән тәэмин итү эшен яхшырту, хезмәтләрнең үзкыйммәтен киметү өчен эшләнде. 9 ай үтте. Предприятиедә бүген эшләр ничек тора? Бу турыда предприятие директоры Рәмис Ханнанов сөйләде. Предприятие карамагында 171 км су, 64 км канализация челтәре, 28 артскважина, 6 кудыру станциясе, 2 биологик чистарту комплексы бар. 9 айда чыгымнар планы - 92, керем планы 95 процентка, су һәм канализация үткәргеч-ләрен ремонтлау планы 77 процентка үтәлгән. Бүген су һәм канализация челтәрләре бик иске, еш сафтан чыга һәм даими ремонт сорый. Судан файдаланган өчен түләүләр күләме 88 процент тәшкил итә, нәтиҗәдә предприятиенең үзенең 5,5 млн сум әҗәте җыелган.

Район башлыгы Яңа шәһәрнең күпфатирлы йортларына су бирүче үзәк торбаның (6нчы мәктәп яныннан узучы) әледән-әле тишелеп, ямалып торуы, бу урында юлның эштән чыгуы турында борчылып сөйләде. Кышка бу тишек торбалар белән керсәк, тулы бер микрорайонны сусыз калдыру куркынычы барлыгын кисәтеп, "Су каналы" җитәкчесеннән салкын суга тарифларны киметү буенча нинди чаралар күрелүен сорады. Предприятие кулланучыга җиткәнче 30 процент су күләмен югалта икән, югалту нокталарын эзләргә, ситуацияне анализларга һәм ашыгыч чаралар күрергә кирәк, диде ул. Татьяна Воропаева су югалтулар белән көрәш айлыгы игълан итәргә тәкъдим итте. Су кыйммәтләнергә тиеш түгел - бу район башлыгының катгый таләбе.

Узган ел Россия Президенты салым органнарының нәтиҗәлелеген күтәрү максатында эшләүчеләр санын 20 процентка кыскарту турында Указ чыгарган иде. Бу эш этаплап тормышка ашырыла һәм безнең 13нче салым инспекциясенә дә турыдан-туры кагылды. Ул 11нче Түбән Кама инспекциясенә кушылды. Болар турында яңа гына баш дәүләт салым инспекторы итеп эшкә билгеләнгән Людмила Зуйкова сөйләде. Татьяна Воропаева аның уңышлы эшләвен теләде. Эшне дөрес оештырганда, салым мәсьәләләре буенча зәйлеләргә Түбән Камага йөрү ихтыяҗы тумаска тиеш, диде ул.

20-28 сентябрьдә башкарма комитет бүлекләре, территориаль дәүләт бүлекләре һәм органнары, көнкүрешне тәэмин итү предприятиеләре җитәкчеләре авылларда халык белән очрашты. Аның нәтиҗәләре белән район башкарма комитетының оештыру бүлеге башлыгы Ольга Москова таныштырды. Очрашуларда 86 сорау кергән, аларның 56сына белгечләр урында җавап бирсә, 30ы «карандашка» алынган. Аларда Бигеш, Урсай, Чыбыклы, Яңа Спас, Югары Пәнәче, Баграж җирлекләре халкы аеруча актив катнашкан. Иң күп сораулар социаль, коммуналь, җир мәсьәләләренә, сәламәтлек саклау, пенсия тәэминаты, пай өлешләре өчен түләүгә кагыла.

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны вакытында һәм тулы күләмдә җыю - ул коммуналь предприятиеләрнең стабиль, уңышлы эшләве дигән сүз. Ремонт, яңарту-төзү эшләрен сыйфатлы һәм уңышлы итеп башкару өчен предприятиенең үзенең түләүгә сәләтле булуы кирәк. Кулланучылар әҗәте җыелса, ул коммуникация һәм җиһазларны вакытында алыштыра, төзәтә алмый, хезмәт хакы түләүдә өзеклекләр туа. Ә болар барысы да ахыр чиктә коммуналь хезмәтләр сыйфатында чагылыш таба. Димәк, барысы да эзлекле бәйләнештә. Фатир, су, газ, электр өчен түләмәүчеләр үзләре утырган ботакка үзләре чабуларын аңласын иде дә бит. Юк шул әле. Әҗәтләр зур. Аларны бетерү эшен ничек оештыру турында бердәм хисап үзәге, "Татэнергосбыт" участогы, "Горзеленхоз" җитәкчеләре хисабы тыңланды.

Татьяна Воропаева бу эшкә бөтен игътибарны, көчне кую таләбен куйды, октябрь әҗәтләр белән көрәш ае булачак, диде ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: