Зәй офыклары

Субсидия – зур ярдәм

Агымдагы елның сентябреннән аралаш субсидия бетерелү сәбәпле, үзәктән җылыту системасыннан файдаланган өчен түләү чыгымнары субсидияләнә башлады. Ул торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең төбәк стандартларыннан чыгып, гаиләнең кеше башына туры килгән кереме белән бәйле рәвештә килеп чыккан коэффициент буенча бирелә. Субсидия алучылар саны ай саен арта. Социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина әйтүенчә,...

Агымдагы елның сентябреннән аралаш субсидия бетерелү сәбәпле, үзәктән җылыту системасыннан файдаланган өчен түләү чыгымнары субсидияләнә башлады. Ул торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең төбәк стандартларыннан чыгып, гаиләнең кеше башына туры килгән кереме белән бәйле рәвештә килеп чыккан коэффициент буенча бирелә.

Субсидия алучылар саны ай саен арта. Социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина әйтүенчә, сентябрьдә 2023 кешегә - 1 миллион 220 мең 603 сум, октябрьдә исә 5052 кешегә 4 миллион 601 мең 301 сум күләмендә акча күчерелгән. Соңгы айда ул бер кешегә уртача 911 сум туры килә. Субсидия - халык өчен зур ярдәм. Ә бит аралаш субсидия бетерелгәч, җылылык өчен шактый күп түләргә туры киләчәк дигән сүзләр халыкта ыгы-зыгы уяткан иде.

Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, кайбер категория гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә билгеләнгән субсидияләү буенча мисаллар китерәбез. Ялгыз яшәүче хезмәт ветеранының кереме 11411 сум 51 тиен, җылыту мәйданы (норматив мәйдан квадрат метры - 49,9) - 40 квадрат метр. Әлеге фатир хуҗасына ноябрь ае өчен түләү 3010 сум 21 тиен күләмендә исәпләнгән. Шуның 654 сум 79 тиене - торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия, 1104 сум 56 тиене - торак-коммуналь хезмәтләргә ташлама. Шулай итеп, аңа ноябрь ае өчен 1759 сум 35 тиен түлисе кала.

Норматив мәйдан 60 квадрат метрлы торакта яшәүче (җылыту мәйданы 44,1 квадрат метр) өч балалы гаиләнең кереме - 39248 сум 75 тиен. Ноябрьгә әлеге гаиләгә фатир өчен 2945 сум 82 тиен түләү исәпләнгән. Шуның 628 сум 48 тиене - торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия, 883 сум 75 тиене - торак-коммуналь хезмәтләргә ташлама. Гаиләгә ноябрь өчен 1433 сум 59 тиен генә түләргә туры киләчәк.

Тагын бер мисал: ике балалы тулы булмаган гаилә (җылыту мәйданы - 72,1, норматив мәйдан 51 квадрат метрлы торакта яши) кереме - 13210 сум 59 тиен. Бу гаилә фатирга ноябрь ае өчен 3843 сум 10 тиен түләргә тиеш. Шуның 2892 сум 98 тиене - торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия. Аларга ноябрь ае өчен фатирга бары 950 сум 12 тиен генә түлисе кала.

Күрәсез, ыгы-зыгы тудырырлык урын юк. Түләүләрне бары вакытында башкарырга гына кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: