Зәй офыклары

Субсидиягә кемнәр дәгъва итә ала?

Җылылык өчен субсидия, торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең төбәк стандартлары күләменнән чыгып, гаиләнең кеше башына туры килгән кереме белән бәйле рәвештә килеп чыккан коэффициентны исәпкә алып бирелә. Төбәк стандартларын ел саен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты раслый. Субсидия күләме түбәндәге формула нигезендә исәпләп чыгарыла: S= k* (RS2012-09-RS2012)*N* Монда: S - максатчан...

Җылылык өчен субсидия, торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең төбәк стандартлары күләменнән чыгып, гаиләнең кеше башына туры килгән кереме белән бәйле рәвештә килеп чыккан коэффициентны исәпкә алып бирелә. Төбәк стандартларын ел саен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты раслый.

Субсидия күләме түбәндәге формула нигезендә исәпләп чыгарыла: S= k* (RS2012-09-RS2012)*N*

Монда:

S - максатчан субсидия күләме

K - субсидиянең коэффициенты (гаиләнең кеременә бәйле)

RS2012-09 - 2012 елның 1 сентябреннән расланган төбәк стандарты

RS2012 - 2012 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булган төбәк стандарты

N - гаиләдәге кеше саны

Шулай итеп, керемнәре кеше башына 30000 сумнан ким булган фатир хуҗалары гына субсидиягә дәгъва итә ала.

Максатчан субсидиягә дәгъва итүче халыкны кабул итү 3 айга - 10 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр график нигезендә оештырыла. Барлык кирәкле мәгълүмат, халыкны кабул итү урыны, вакыты, төбәк стандарты күләмнәре, шулай ук исәпләп чыгару формуласы сентябрь аенда киләчәк счет-фактураларның артында күрсәтелә.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен моңа кадәр субсидия алучы гражданнарга субсидия автомат рәвештә билгеләнә һәм башкалары белән бергә бирелә.

Ялгыз яшәүче 65 яшьтән узган пенсионерлар, I һәм II төркем инвалидларга субсидияне теркәү өчен социаль хезмәткәрләр өйләренә киләчәк.

"Кайнар линия" телефоны булдырыла. Аның номеры: 3-57-19.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: