Зәй офыклары

Әҗәтле булып яшәмик

Суд карарларын үтәтү белән махсус орган - приставлар хезмәте шөгыльләнә. Районда федераль суд приставларының Татарстан буенча идарәсенең Зәй бүлеге эшли. Әлеге хезмәтнең эшчәнлеге һәм вазифалары күпкырлы. Шуларның берсе «бурыч» төшенчәсе белән бәйле. Эш бирүче - хезмәт хакларын, физик һәм юридик затлар салымнарны, башка түләүләрне вакытында түләми икән һәм әлеге мәсьәләләрдә...

Суд карарларын үтәтү белән махсус орган - приставлар хезмәте шөгыльләнә. Районда федераль суд приставларының Татарстан буенча идарәсенең Зәй бүлеге эшли. Әлеге хезмәтнең эшчәнлеге һәм вазифалары күпкырлы. Шуларның берсе «бурыч» төшенчәсе белән бәйле. Эш бирүче - хезмәт хакларын, физик һәм юридик затлар салымнарны, башка түләүләрне вакытында түләми икән һәм әлеге мәсьәләләрдә суд карары чыгарылса, эшкә суд приставлары алына. Беренче чиратта, игътибар социаль мәгънәгә ия суд карарларына бирелә. Алар хезмәт хакы буенча бурычлар, алимент, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, салым җыемнары, кредит өчен бурычларны кайтару белән бәйле. Без суд приставлары бүлек башлыгы урынбасары Наталья Чапаевадан торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны кайтару белән бәйле эшчәнлек турында кызыксындык.

- Наталья Михайловна, әлеге юнәлештә эшчәнлеккә тулырак тукталсагыз иде...

- Һәр юнәлештә дә хезмәтебез катлаулы, җаваплы. Халык белән аралашканда сабырлык, психолог булу кирәк. Без суд карарларын ничек тә үтәтәбез. Узган ел бүлектә торак-коммуналь хезмәтләр буенча 361 башкарма документ "Идарәче компания" файдасына (14 миллион 924 мең сумлык) хәл ителде. Бүгенге көнгә "17 подъезд" торак милекчеләре ширкәтеннән коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп булган 7 башкарма документ керде.

- Суд карарларын үтәтү ничек башкарыла?

- Бүлеккә килә торган һәр башкарма документ махсус программага кертелә, аның суд эшләрен башкару турындагы законга туры киләме икәнлеге тикшерелә. Аннан суд приставы аның буенча эшли башлый. Беренче чиратта карарларның үтәлү срогы билгеләнә. Мәсәлән, башкарма документны төзү турында карар чыгарган көннән алып 5 көн. Әгәр бурычлы шушы вакыт аралыгында күрсәтелгән сумманы түләмәсә һәм карарны үтәүгә бернинди дә каршылык булмаса, башкару суммасын (бурыч суммасының 7 проценты) түләтү турында карар чыгарыла.

- Бу да булышмаса...

- Аннан инде мәҗбүри характердагы чараларны күрә башлыйбыз. Алар - милеккә арест салу, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча административ штрафны икеләтелгән суммада түләтү. Коммуналь хезмәтләргә шактый күп бурыч булу аркасында фатирдан чыгару турында суд карары булган очракта да шушы тәртиптә эшләнә. Әгәр әҗәтле кеше фатирыннан күченмәсә, без участок уполномоченныйлары катнашында әлеге фатирны ачып, хуҗасын күчерү турында акт төзибез, мал-мөлкәтне описька алабыз. Ул ике ай дәвамында әйберләрен килеп алмаса, алар сатылып, бу сумма бурычны каплауга тотыла, калган сумма хуҗасына кире кайтарыла. Безгә "9 кат" торак милекчеләре ширкәтеннән Җиңү проспектының 1/14 йортында ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яшәүченең, 95 мең сум бурычы булу сәбәпле, бүлмәсеннән чыгаруга суд карары чыккан бер башкарма документ кергән иде. Без аңа 16 майга кадәр бүлмәне ирекле төстә бушатырга куштык. Ул үз иреге белән тәкъдим ителгән тулай торакка күченде.

- Җәй - ял итү, күпләрнең чит илләргә сәяхәткә чыгу чоры. Кайсы очракларда кеше чит илләргә чыга алмый?

- Коммуналь хезмәтләргә түләүгә килгәндә, 2 мең сум бурычы булганнар чит илгә чыга алмый. Узган ел бер эшмәкәр ханым чит илгә - туган ягына кайтасы иде. Аның торак-коммуналь хезмәтләргә 14 мең сум бурычы җыелган булган. Без әлеге ханымның салонында булып, аның кайбер әйберләрен арестка алдык. Ул тиз арада түләүләрен башкарып, безгә квитанцияләрен күрсәтте һәм туган ягына кайтып килде. Бурыч белеп, белмичә дә җыелырга мөмкин. Мондый хәлләр тумасын өчен бурычыгыз бармы-юкмы икәнен суд приставлары федераль хезмәтләре сайтына кереп тикшереп карагыз. Ә тулаем алганда, әҗәтле булып яшәмик, моңа юл куймыйк. Күңелсез хәлләрне булдырмау үзебездән дә тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: