Зәй офыклары

Әҗәтләр һаман кимеми

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча штаб утырышының быел беренчесе узды. Бүгенге көндә район-шәһәр буенча коммуналь хезмәтләргә бурыч - 40 миллион 86 мең 112 сум тәшкил итә. 2012 ел башында бу күрсәткеч 41 миллион 266 мең 462 сум булган. Бурычлар җыеп алу буенча 18 гыйнварга, узган елның шул чоры белән...

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча штаб утырышының быел беренчесе узды.

Бүгенге көндә район-шәһәр буенча коммуналь хезмәтләргә бурыч - 40 миллион 86 мең 112 сум тәшкил итә. 2012 ел башында бу күрсәткеч 41 миллион 266 мең 462 сум булган. Бурычлар җыеп алу буенча 18 гыйнварга, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, "Идарәче компания" торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШ, "Жемчужина", "9 кат", "Доверие", "Иске Зәй" торак милекчеләре ширкәтләре, "Горзеленхоз" ҖЧШ, Шакиров шәхси предприятиесе, "ВодоканалСервис" АҖнең "Зәй-Су каналы" филиалында уңай үзгәреш күзәтелә. "Нефтьче", "Уңайлы йорт", "17 подъезд" торак милекчеләре ширкәтләре, "Төзүче" торак төзелеш комбинатында, киресенчә, эш сүлпәнләнгән. Әлеге ширкәтләр рәисләренә утырышта моның өчен кызарырга туры килде. Торак милекчеләр ширкәтләре, "Идарәче компания ТКХ" ҖЧШ рәисләре соңгы атнада бурычлылар белән эшләү буенча хисап тотты. Әлеге җәһәттән "Уңайлы йорт" ширкәтендә күп бурычлы 8 кешене электр белән тәэмин итү туктатылган. Халыкка 212 кисәтү таратылган, 26 кеше прокуратурага чакырылган. "9 кат" ширкәте җитәкчелеге исә әҗәтлеләргә 38 кисәтү җибәргән, 18 кешегә карата башкарма эш суд приставларына тапшырылган.

"Нефтьче" ширкәтендә 6 кеше электр белән тәэмин итү системасыннан аерылган, 16 кешегә кисәтү кәгазе җибәрелгән. "Доверие" ширкәтендә иң күп бурычлы (104 мең сум) бер кеше исәпләнә. Ширкәт җитәкчелеге аның белән килешү юлын таба алмый, шунлыктан хуҗага карата кискен чаралар кулланылыр, дигән карарга киленгән. Ә кайберәүләргә бурычларын түләтү өчен кисәтү ясау да җитә икән.

"17 кат" ширкәтендә 12 кеше электр белән тәэмин итү системасыннан өзелгән, 10 кеше прокуратурага чакыртылган, 63 бурычлы кисәтү алган. "Идарәче компания ТКХ" ҖЧШдә әҗәткә кагылышлы 28 башкарма эш суд приставларына бирелгән. "ЖилЭнергоСервис" ике атна эчендә 23 әҗәтлене электр белән тәэмин итү системасыннан аерган.

Тулай торактагылар белән бурычлар кискен булып кала бирә. Бүгенге көндә аларның 4,5 миллион сум бурычы җыелган.

Бурычлылар белән эшләү - көн кадагында торган мәсьәлә. Аннан бернинди сәбәп белән дә азат ителеп булмый. Иң яхшысы - эшне катлауландырмау, вакытында түләп бару.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: