Зәй офыклары

Торак-коммуналь хезмәтләр - Зәйдә бүген иң актуаль мәсьәлә

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр, күрсәтелгән хезмәтләргә сакчыл караш, ТКХларның подряд оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге -зәйлеләр һәм тармак хезмәткәрләре өчен актуаль тема. Район башлыгы Разиф Кәримов кушуы буенча әлеге мәсьәләләр бик җентекләп өйрәнелде һәм күрше шәһәрләр үрнәгендә кайбер уңай адымнар ясарга кирәклеге дә искәртелде, мәсәлән, Яр Чаллы коллегаларының уңышлы эшчәнлеге. 13...

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр, күрсәтелгән хезмәтләргә сакчыл караш, ТКХларның подряд оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге -зәйлеләр һәм тармак хезмәткәрләре өчен актуаль тема. Район башлыгы Разиф Кәримов кушуы буенча әлеге мәсьәләләр бик җентекләп өйрәнелде һәм күрше шәһәрләр үрнәгендә кайбер уңай адымнар ясарга кирәклеге дә искәртелде, мәсәлән, Яр Чаллы коллегаларының уңышлы эшчәнлеге.

13 апрельдә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендә зур гына делегация күршеләребезнең эш тәҗрибәсен өйрәнергә барды. Делегация составына башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, идарәче компания, ТМШ, подряд оешмалары җитәкчеләре керде.

Тәҗрибә уртаклашу уңышлы эшләп килүче "Мәхәллә" идарәче компаниясе" ҖЧШдә үтте. Анда ТКХ, хезмәт күрсәтүче компанияләр, подряд оешмаларының үзара эшчәнлек схемасы аңлаешлы һәм ачык итеп җайга салынган, шуның нәтиҗәсе буларак, күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дә киметүгә ирешкәннәр. Бердәм диспетчерлык үзәге, таләпчән претензия хезмәте булган, барлык хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлек системасы эшләнгән зур гына торак хуҗалыгында электр энергиясен, су, җылылыкны бик сак файдаланалар. Боларның кайберләре безнекеләр тәҗрибәсендә дә кулланыла, шулай да гадәти эшчәнлеккә кайбер яңалыкларны күршеләр үрнәгендә дә кертү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: