Зәй офыклары

Тулай торактагылар нигә түләми?

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю көн кадагындагы мәсьәлә булып кала бирә. Җәйге чорда бурычларны җыю өстендә җитди эшләү шактый уңай нәтиҗә күрсәтте. Бүгенге көнгә әҗәт 39188492 сум тәшкил итә. Фатирларда яшәүчеләрнең бурычларын бетерүгә чаралар күрүе сизелерлек булса да, тулай торакларда яшәүчеләрнең әҗәтләре күп булу борчу тудыра. Мәсәлән, идарәче компаниягә караган...

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю көн кадагындагы мәсьәлә булып кала бирә. Җәйге чорда бурычларны җыю өстендә җитди эшләү шактый уңай нәтиҗә күрсәтте. Бүгенге көнгә әҗәт 39188492 сум тәшкил итә. Фатирларда яшәүчеләрнең бурычларын бетерүгә чаралар күрүе сизелерлек булса да, тулай торакларда яшәүчеләрнең әҗәтләре күп булу борчу тудыра. Мәсәлән, идарәче компаниягә караган йортларда 24 октябрьгә гомуми бурыч 12 миллион 571 мең сум белән исәпләнә, шуның 6 миллионга якыны тулай торакларда яшәүчеләргә туры килә. Әлеге мәсьәлә махсус штаб утырышында да каралды. Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләренә үз территорияләрендәге тулай торакларда яшәүчеләр турында тулы мәгълүмат туплап, аларның кайда эшләүләрен, ни сәбәпле түләмәүләрен ачыклап, һәркем белән индивидуаль эшләргә кирәклегенә басым ясады. Ул тулай торакларда яшәүче эшче, хезмәткәрләрнең җитәкчеләре белән аерым сөйләшүләр алып барылачагын белдерде, усал ният белән түләмәүчеләргә суд аша җитди чаралар күреләчәк, диде.

Хәзергә исә күп бурычлыларның утларын өзү, салкын һәм кайнар су бирүне туктату кебек чаралар күрелә. Штаб утырышында әҗәтләрне җыю өчен конкрет чаралар күрү нәтиҗәсендә бурычларын иң күп киметүче дип "Ышаныч" ТМШ аталды. Соңгы атнада гына алар 7 фатирны электр челтәреннән аерганнар, 9 кеше прокуратурага чакырылган, 38 фатир хуҗасына кисәтү хатлары җибәрелгән. Атна башында биш мең сумнан артык әҗәте булган 16 кеше исәпләнсә, хәзер аларның өчесе әҗәтен тулысынча түләгән. Альберт Газизҗанов башка ТМШ җитәкчеләренә дә ышанычлылар үрнәгендә эшләргә кушты.

Электрон юл белән түләүләргә килгәндә, "Бердәм хисап үзәге" директоры Галина Камышова әйтүенчә, ел башында мондыйлар 3 процент кына булса, хәзер 7 процентка әйләнгән. Бу юл, беренчедән, чиратларда торып вакытны әрәм итмәскә булышса, икенчедән, комиссия җыемы аз алыну белән дә файдалы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: