Зәй офыклары

Яңа карар – яңача исәпләү

1 сентябрьдән РФ Хөкүмәтенең яңа 354нче карары үз көченә керде. Әлеге карарга нигезләнгән яңа кагыйдәләр күпфатирлы йортларда коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны көйләүгә кагыла. «Бердәм хисап үзәге» директоры Галина Камышова белән әңгәмәбез яңа кагыйдәләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдәге үзгәрешләр турында. - Иң элек коммуналь хезмәтләр өчен түләүдәге үзгәрешләргә тукталыйк әле... -...

1 сентябрьдән РФ Хөкүмәтенең яңа 354нче карары үз көченә керде. Әлеге карарга нигезләнгән яңа кагыйдәләр күпфатирлы йортларда коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны көйләүгә кагыла. «Бердәм хисап үзәге» директоры Галина Камышова белән әңгәмәбез яңа кагыйдәләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдәге үзгәрешләр турында.

- Иң элек коммуналь хезмәтләр өчен түләүдәге үзгәрешләргә тукталыйк әле...

- 1 сентябрьдән түләү квитанцияләрендә коммуналь һәм торак хезмәтләр дигән аерым графалар барлыкка килде. Соңгысы буенча түләүләрдә үзгәреш юк. Ә менә күрсәтелгән коммуналь хезмәтләргә (салкын, кайнар су, электр белән тәэмин итү) түләүләр кулланудан чыгып исәпләнә. Түләү кәгазендә гомумйорт исәпләү приборы күрсәткече; йортта яшәүче һәм гомумйорт приборы күрсәткечләре арасында хасил булган аерма; һәр фатир мәйданына гомумйорт аермасы исәпләнгән күләм таблица формасында күрсәтелә. Яңа кагыйдәләр нигезендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләгәндә гомумйорт һәм шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләре арасында аерма барлыкка килсә, ул һәр фатир мәйданын исәпкә алынып бүленә. Мисал өчен. Аена гомумйорт исәпләү приборы буенча күрсәткеч - 216,06 куб метр. Шәхси исәпләү приборлары күрсәткече 162,29 куб метр ди. Алар арасындагы аерма 49,77 куб метр тәшкил итә. Йортның мәйданы исә 2036 кв. метр. Аерманы йорт мәйданына бүленгәннән килеп чыккан коэффициент - 0,02445 була. 1нче фатирда, мәсәлән, чыгым 5 куб метр, ә фатир мәйданы 32 кв. метр булса, фатир мәйданы коэффициентка тапкырлана (32х 0,02445= 0,782 куб метр). Бу күрсәткеч гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен буларак өстәлә һәм фатир хуҗасы 5,782 куб метр өчен түләргә тиеш була. Мондый күрсәткеч һәр йортта, һәр фатирда төрлечә килеп чыга.

- Бу нәрсә белән бәйле?

- Халык шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшырмый, ә менә гомумйорт исәпләү приборлары күрсәткечләре билгеле бер көнне алына. Яшәүчеләр күрсәткечләрен киметеп тә күрсәтә. Күпфатирлы йортларның подвалларында су югалулар, яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча су агызулар аерма барлыкка китерә.

Шунысын да әйтим, күп йортларда гомумйорт исәпләү приборлары күрсәткечләре идарәче компания, ТМШ рәисләре, йортка җаваплылар катнашыннан башка алына. Әйтеп кителгән сәбәпләр гомумйорт ихтыяҗларын китереп чыгара да инде. Торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компания гомумйорттагы кайнар, салкын су белән тәэмин итү, электр энергиясе күрсәткечләрен ай саен 20-25 числоларда бердәм хисап үзәгенә тапшыра.

- Кайнар суга бәяләр сизелерлек артты. Монысы нәрсә белән аңлатыла?

- Шәһәр җылылык белән ачык (ГРЭС беренче чират) һәм ябык (ГРЭС икенче чират) схемада тәэмин ителә. Ачык схема белән шәһәрнең - иске, ябык белән Яңа шәһәр, 4нче микрорайон йортлары тәэмин ителә. Ачык схема буенча җылылык белән тәэмин ителүче йортларда 1 куб метр кайнар суга түләүдә бердәм тариф юк. Ябык схема буенча агымдагы елның 1 сентябреннән кайнар суга чынбарлыктагы бәядән чыгып исәпләнде. Ә 1 октябрьдән исә ул 1 куб метр кайнар суга 120,05 сум тәшкил итә. Тагын бер кат әйтәм, ябык схема буенча җылылык белән тәэмин ителүче йортларда кайнар суның 1 куб метры түләү чынбарлыкта күпме җылылык энергиясе һәм кулланган су күләменнән исәпләнә. Мәсәлән, Ленин урамының 24нче йортында аена кулланылган су күләме 23,4 куб метр тәшкил итте. Кайнар суга киткән җылылык энергиясе күләме 4,57 Гкал ди. Агымдагы елның 1 сентябреннән 1 Гкал җылылыкка тариф - 1271 сум. 1 июльдән ябык схема буенча кайнар су белән тәэмин итү хаҗәтләре өчен 1 куб метр салкын суга тариф - 20,30 сум. 4,57:23,4х1271= 248,23. Әлеге сумма 1 куб метр кайнар суны җылыту өчен. Бу суммага 20,30 сумны кушкач, 1 куб метр кайнар су белән тәэмин итү бәясе килеп чыга. Кайнар суга түләү буенча да һәр йорт, һәр фатирда бәя төрлечә.

- Ни өчен һәр йортта су бәясе төрлечә?

- 1 куб метр кайнар суның бәясе турыдан-туры берничә факторга бәйле. Болар - кайнар су системасының техник торышы (тыгылган торбалар), ваннада змеевиклар булу, кайнар суны көйләү приборлары булмау, йорт подвалларында, түбәләрендә кайнар су торбаларының изоляцияләнгән булмавы, кайнар су белән тәэмин итүдә металл стояклар булу, фатир идәннәрен җылытуны көйләү максатында кайнар су белән тәэмин итү системасына рөхсәтсез ялганулар. Алар барысы да кайнар су белән тәэмин иткән өчен түләүгә югары бәяләргә китерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: