Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

“Адымнар” татар мәдәнияте клубының иҗат хисап концерты узды

Кичәдә гүзәл табигате, уңган халкы, моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан Зәебезгә мәдхия җырланды.

Узган атнада “Адымнар” татар мәдәнияте клубы тамашачылар каршында хисап тотты, ягъни  иҗат отчет концерты узды.

 Концертта республика һәм районыбызда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Туган як елы темасына аерым игътибар бирелде.

         Кичә барышында шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан Зәебезгә мәдхия җырланды. 

Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.

Әйе, концертка җыелган һәр тамашачы чыгышлар барышында  үзенең туган ягын күз алдына китереп утыргандыр.  “Адымнар” татар мәдәнияте клубына йөрүче егет-кызларыбыз, чын мәгънәсендә, шәһәребез һәм районыбыз мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертүчеләр. Аларның күпчелеге авыр хезмәт көненнән соң, “Энергетик” Мәдәният сараена килә. Җырларга, шигырь сөйләргә, биергә ярата алар. Нәфис сүз осталарыбыз Фәния апа Әгъзамова белән Нәкыя апа Дәүләтшинаны шәһәребездә генә түгел, районыбызда, хәтта республикада да беләләр. Алар  - мәдәният сараенда үткәрелүче һәр мәдәни чараның бизәкләре, шәһәр һәм республикада үткәрелүче бәйге-фестивальләр җиңүчеләре.

Тәслимә Гәрәева, Роза Зотова, Гөлшат Әгъзәмова, Рәйсә Шушарина, Гөлнара Фазлыева, Фәимә Сизова, Лилия Нәфыйкова, Дмитрий Иванов, Радик Әхмәтшин – шәһәребез-районыбызның алыштыргысыз җырчылары. Тәслимә Гәрәева белән Роза Зотова, Гөлшат Әгъзәмова  белән Рәйсә Шушарина татар җырлары белән генә чикләнеп калмыйча,  чуваш, керәшен, һинд җырларын башкардылар, мари биюен биеделәр.

“Адым”лыларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде, ә кайбер тамашачылар исә аларга кушылып биеде, җырлады.

Фәннур Миннекәев,

“Адымнар” татар мәдәнияте клубы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев