Зәй офыклары

“Ак калфак” җырын Илһам Шакиров балачагында Зәй районында отып алган

Татар милләтенең мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров мелизмнарга бай киң диапазонлы, бәгырьләргә үтеп керә торган илаһи моңлы тавышы белән халкыбызга дистәләгән еллар буена рухи тәрбия бирде. Аның могҗизалы тавышына карурманнар шавы, чишмәләр моңы, басу-кырлар иркенлеге, туган җир җылысы, күкләр биеклеге сыйган.

Мәшһүр җырчы

 

                                                                Бөек тылсымчыдыр, ахрысы, син

                                                Гади кеше генә түгелдер.

                                                               Синең җырлар – үзләре бер дөнья,

                                                       Сине тыңлау – үзе бер гомер!

                                                                                          Фаил Шәфигуллин

 

Татар милләтенең мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров мелизмнарга бай киң диапазонлы, бәгырьләргә үтеп керә торган илаһи моңлы тавышы белән халкыбызга дистәләгән еллар буена рухи тәрбия бирде. Аның могҗизалы тавышына карурманнар шавы, чишмәләр моңы, басу-кырлар иркенлеге, туган җир җылысы, күкләр биеклеге сыйган.

Аллаһы Тәгалә аны милләткә бүләк итеп яраткан. Күңелләр илчесенең һәрбер чыгышы көтеп алына, әйткән сүзе йөрәкләргә бальзам була, җыры рух-дәрт бирә. Ерак кыйтгаларга сибелгән газиз милләтемне, бер дисбегә тезгәндәй, аның моңнары барлап, туплап торды. Әҗерен сорамыйча, милләткә хезмәт итеп, үзе дә аның газиз баласына әйләнде. Фидакарь иҗаты Җәлилләр батырлыгына тиңләште. Вөҗдан, Намус, Иман төшенчәсе аның образында барлыкка килде. Бай иҗаты, саекмас моң чишмәсе белән сөекле туган илебезне, тыйнак, тырыш татар халкын зурлады. Җыр сәнгатебезне башка милләт вәкилләренә тәкъдим итеп, татарны дөньяга танытты. Милләтләрнең үзара дуслыгын пропагандалап, гуманлы фикер йөртүен раслады. Илче вәкаләтен дөрес юнәлешкә бора алды.

Күңел байлыгын, җан җылысын, шәхси тормышын халкы белән уртаклашкан артист, әлбәттә, халык улы була. Халкыбыз аны шуңа хөрмәтли, үз итә. Көтеп алынган концертларына халык зал тутырып килә, алма төшәрлек урын да калдырмый. Җан азыгы булган шатлыклы очрашулар аншлаг белән үтә. Мәхәббәтен халык шулай аңлата, сәхнәне чәчәкләргә күмә.

Халык җырчыны композитор буларак та белә. “Гөлмәрьям”, “Очрашу җыры”, “Идел буе каеннары”, “Ай, былбылым”, “Син сазыңны уйнадың” җырларын белдергәндә, “татар халык көе” дип әйтәләр. Димәк, җырчы аларны халыкка бүләк иткән. Аның бүләк җырларыннан күңел офыкларыбыз киңәя.

Җырчы – милләтебезнең илһам чыганагы да. Аңа шагыйрьләр мәдхияләрен багышлый. Гап-гади татар кешесеннән башлап, танылган каләм ияләренә кадәр аның турындагы истәлек-хатирәләре белән бөек шәхеснең тормыш сәхифәсен язалар. Халык аны күз уңыннан төшерми. Илһамлы халык бәхетле, халык мәхәббәтен тоеп иҗат иткән җырчы Илһам Шакиров та бәхетле булырга тиеш. Моңа шигебез юк.   

Рухия Ахунҗанова.

 

“Ак калфак” җырын Илһам Шакиров балачагында Зәй районында отып алган.

Ак калфак

 

Ай, әле бик еракта идек без,

Җитмеш чакрым җирне килдек без;

Ак калфакның тагылган чагы,

Ак калфакның тагылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы.

 

Җитмеш чакрымны якын итеп без,

Бер күрешер өчен килдек без;

Ак калфакның тагылган чагы,

Ак калфакның тагылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы.

 

Оренбурдан мамык шәл алдым,

Алтын тәнкә бирдем җәлләми;

Ак калфагым төшердем кулдан,

Ак калфагым төшердем кулдан,

Безнең дус-иш белән ил тулган.

 

Алтын тәнкә бик зур мал түгел,

Бер күрешү үзе әллә ни;

Ак калфакның тагылган чагы,

Ак калфакның тагылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: