Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Аксарда яңа имам сайланды

Кичә Аксар авылы мәчетендә район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Чаллы шәһәренең “Иман-Нур” мәчете имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнашында имам сайлау җыены узды. Анда авыл аксакаллары, кунаклар һәм аксарлылар катнашты.

12 ел элек мәрхүм булган Хәниф абый Мирсәев Салих хәзрәт Зиннәтовка бу олы вазифаны тапшырган булган, шул дәвердән ул авылның дини вазгыятен туры юлдан алып бару юнәлешендә күп көч һәм хезмәт куйды. Җыелышта бу турыда ассызыклап әйтелде, ислам кануннарын үтәү буенча башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аксар авылының имам-хатыйбы итеп шушы авылда гомер итүче, мәчет эшләрендә җанын-тәнен биреп йөрүче Илсур Гатин сайланды. Илсур Идрис улы Гатин - Аксар авылында туып үскән егет. Аның тормыш иптәше Рәфидә ханым, аның барлык балалары да дин юлында. Олы уллары Камил - “Иман-Нур” мәчетендә, икенче уллары Рамазан “Җәмигъ” мәчендә хезмәт итә. Бүгенге көндә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Нурислам да - әтисенең олы булышчысы. Намазга чакырып, авыл өстендә яңгыраган азан тавышын аның әйтүендә ишетергә була.
Фатыйх хәзрәт Нуруллин Илсур хәзрәткә бу җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде. Илсур хәзрәт исә үз чиратында имам-хатыйп вазифасын ышанып йөкләгәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде, дин юлында бергә үзара аңлашып эшләргә чакырды. Мәчеттә Коръән укылды, вәгазь сөйләнде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев