Зәй офыклары

"Алтынчәч" бүген 16 баласын мәктәпкә озатты

Зәй балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре бара.

Бүген - 27 майда Зәйнең "Алтынчәч" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Бакчадагы 6 төркемгә 99 бала йөри, бүген педагоглар 16 баланы мәктәпкә озатты. 

- Чыгарылыш кичәсе - ул һәрвакыт күңелле, онытылмаслык һәм моңсу бәйрәм. Бу төркем балалары бакчага  бер яшь ярым чакларында килгән иде. Без бу балаларга 6 ел тәрбия һәм белем бирдек. Аларны туган телне, туган илне, мәдәниятебезне ярата торган, олыларны хөрмәт итә торган итеп тәрбияләдек, - ди өлкән тәрбияче Альбина Гайнетдинова.

Бәйрәм онытылмаслык мизгелләргә бай булды. Әкият геройлары килде, алар балаларның мәктәпкә әзерлеген сынап, төрле конкурслар оештырды. Балалар бер дә сынатмады, биеде, җырлары, ребуслар чиште, хәрефләрдән сүзләр төзеде, төрле кызыклы сәшнәләштерүләр уйнап күрсәтте. Әти-әниләр дә бәйрәмдә актив катнашты, уеннар уйнады, биеде. 

Балалар яраткан бакчалары һәм тәрбиячеләре Резеда Габдриева, Галина Шәйдуллина һәм Гөлгенә Газыймова, музыка җитәкчеләре Вероника Матвеева белән тантаналы хушлашты. Бәйрәмдә җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. 

- Безнең улыбыз Рияз бүген "Алтынчәч" балалар бакчасыннан чыга, мәктәпкә бара. Без улыбызга тәрбия һәм белем биргән бакча коллективына бик рәхмәтле. Биредә без һәрвакыт җылылык тоеп яшәдек. Бакча коллективы, әйтерсең, бер гаилә. Балаларга алдагы юлларында зур уңышлар телим, - диде Лилия Таҗиева.

Автор фотолары. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: