Зәй офыклары

Анатолий Юров: Минем быел 75нче чаңгы сезоным

Анатолий Юровка 82 яшьтә булуына карамастан, кышның бер көнен дә чаңгысыз уздырмый ул.

Зәйдә быел чаңгы сезонының  күңелле тантана белән  ачылуы турында хәбәр иткән идек.  Анда актив зәйлеләргә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) хәрби-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды. Әлеге алтын билге алучылар арасында  чаңгы спорты ветераны Анатолий Юров та бар. Ул 82 яшьтә булуына карамастан,  кышның бер көнен дә чаңгысыз уздырмый. Зәйдә чаңгы ярышлары буенча нинди генә массакүләм чаралар уздырылса да, урман буе аланына чаңгыларда иң беренчеләрдән булып җилдерә. Өстәвенә, “Ялта-Зәй”дә узучы дәрәҗәле узышларның иң актив җанатарларның берсе дә әле ул. Ара ераклыгы да куркытмый спорт ветеранын.

-Мин мәктәптә беренче  класста укыганда чаңгыда йөри башлаган идем, шул көннән әлеге спорт төренә мөкиббәнмен һәм бүгенге көнгә кадәр аңа тугрымын. Кар төшүгә, рәхәтләнеп саф һавада урман буйларын әйләнеп кайтам. Үземне бик яхшы хис итәм, күңелдәге рәхәт дулкынны берни белән дә алыштырырлык түгел. Җәен исә миңа моңсу, ямансу, шуңа да кышны түземсезләнеп көтеп алам. Минем җитди авырулар белән авырганым юк, -ди ул.

Йортын да урман янәшәсендәге урамга салган ул. Урман буенда оештырылган  чаңгы ярышларын кемнәрдер тәрәзәдән карап утырса, Анатолий Павлович исә аның үзәгендә кайный, чаңгычылар белән аралаша, чаңгы юлларын иңләп, үз яшь төркемендә һәрвакыт финишка беренче килә. Чаңгысыз, чаңгы юлларсыз яши алмый олпат ага.

- Минем быел 75нче чаңгы сезонымны каршылавым,  юбилейга алтын билге алуым зур бүләк булды, –ди Анатолий Юров, балалардай куанып.

Аны еш мәктәпләргә, политехник колледжга ГТО нормаларын тапшыру ярышларын ачу тантаналарына чакыралар. Ул  ГТОның Совет чоры бүләкләре - ике алтын һәм ГТО чемпионы билгеләренә ия.  ГТО чемпионы билгесенә исә ул 1960 елда лаек була һәм менә алар янәшәсенә бүгенге көнге ГТОның алтын билгесе дә өстәлде.  Мәктәп, югары уку йортларында  "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) нормативлары - физкультура -спорт комплексы гамәлгә кертелүен кирәкле гамәл дип саный. Шуңа да  ГТО нормаларын тапшыруның кире әйләнеп кайтуына сөенеп туя алмый. Бу уңайдан очрашуларда еш аның мөһимлеген ассызыклый.

- Мин, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән ир-егетне хөрмәт итәм. Армия сафларында да кемнең кем икәне бик тиз күренә. ГТО сәламәт яшәргә, актив булырга өйрәтә, яшьләрдә максатчанлык, җаваплылык кебек сыйфатларны ныгыта, –ди Анатолий Юров.

Соңгы елларда  ГТО нормаларын тапшыруның кышкы фестивалендә Зәй районы командасы еш җиңү яулый. Әлеге җиңүдә чаңгы  спорты ветераны Анатолий Юровның да өлеше зур. Ул район командасы  составында катнашып, чаңгы ярышларында яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Зәйдә яшь чаңгычыларны чаңгы спортына мөкиббән Анатолий Юров шәхси үрнәгендә тәрбияләп ялгышмыйлар.

Фотолар Зәй муниципаль районы сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: