Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

«Бәхетле балачак-2021» муниципаль конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Быел «Бәхетле балачак» муниципаль шигырь сөйләучеләр конкурсы алтынчы мәртәбә үткәрелде, аны оештыручылар – “Алтынчәч” бакчасы педагоглары.

«Алтынчәч» балалар бакчасында  жюри әгъзалары «Бәхетле балачак-2021» шигырь конкурсына йомгак ясадылар. Быел муниципаль шигырь сөйләучеләр конкурсы дүртенче мәртәбә оештырылды.

Конкурс Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Зәй муниципаль районында Туган як елына багышланды. Конкурс дистанцион форматта үткәрелде.

Балалар «Туган телебезне саклап калыйк!»  дигән темага төрле авторларның шигырьләрен сөйләделәр. «Бәхетле балачак-2021»  муниципаль конкурсында 15 шәһәр һәм 4 район балалар бакчаларыннан балалар катнашты. Конкурска бәяне дәрәҗәле жюри бирде. Жюри составында Зәй муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф булеге методистлары – Елена Дмитриева, Анна Санникова, татар теле тәрбиячеләренең методик берләшмә җитәкчесе Зоя Антонова, бакча педагоглары бар иде.

- Җиңүчеләрне билгеләү шактый авыр булды. Әзерлек югары дәрәҗәдә булды. Педагоглар балаларны конкурска җитди әзерләгәннәр, - диде  Зоя Иосифовна.

Жюри әгъзалары бердәм тавыш белән һәр яшь төркемендә «Милләт горурлыгы», «Сүз остасы», «Иң эмоциональ башкаручы», «Эчкерсез башкаручы», «Җиңүгә ыргылучы» номинацияләре буенча, I, II , III урыннар җиңүчеләрен ачыкладылар. Конкурста катнашучы 31 баланың барысы да дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев