Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Бохарай мәдәният йортында җирле шагыйрь белән очрашу үтте

Виктор Макаров авылдашларына шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте.

Узган ялларда Бохарай авыл мәдәният йортында шигърият көне үткәрелде. Бохарай егете, җирле шагыйрь,  талантлы  Виктор  Макаров белән иҗади очрашу һәм аның беренче шигырь җыентыгын тәкъдим итү оештырылды.

Автор һәм Бохарай мәктәбе укучылары башкаруында туган як табигатенең гүзәллеге, тугрылык һәм дуслык, Ватанга мәхәббәт турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Виктор Антонович өчен музыкаль котлау сүзләрен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев һәм "Росиночка" ансамбле әзерләделәр.

“Бу  чара барлык катнашучылар өчен дә якты һәм онытылмас кичә буларак истә калачак. Мондый очрашулар, һичшиксез,  традициягә әйләнергә тиеш, чөнки җиребез талантлы һәм кызыклы кешеләргә бай, ә мондый кешеләр белән турыдан-туры аралашу аларны якыннанрак белү һәм үзебез өчен күп яңалыклар алу мөмкинлеге бирә”,  - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев