Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

«Борһан йорты»н тамашачы яратты

Театрга сусаганбыз икән! Узган атнада район мәдәният йортында булган “Борһан йорты” спектакленнән соң тамашачылар артистларны сәхнәдә озак алкышларга күмде.

Илгиз Зәйниевның әлеге драмасы - берничә ел элек «Яңа татар пьесасы»нда җиңгән әсәр. Ә анда уйнау-чылар - район мәдәният йорты үзешчән театры артистлары. Режиссеры - Татарстан Республикасының атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин. Режиссерның психологик тоемлавы көчле, ул районыбыз үзешчән артистлары Салават Шәрәфиев, Сиринә Хөснетдинова, Алексей Герасимов, Әминә Зарипова, Александр Кондратьев, Ләйсән Гыйльфанова, Лилия Сибгатуллина, Миңнегөл Насыйбуллина, Рузилә Сәгыйдуллинаны рольләргә муафыйк, оста итеп сайлап алган. Һәм аларның һәрберсе үз ролен тиешле югарылыкта башкарды.
-Үзешчәннәр рольләр бүленгәч, район мәдәният йортына актив төстә репетицияләргә йөрде, - ди Фикрәт Сибгатуллин.
Ә бит алар районның төрле почмагында яши.
Фикрәт Сибгатуллин әйтүенчә, әлеге әсәрнең татар театрында бик куелганы булмаган. Спектакльнең исеме җисеменә туры килеп тора. Ул шомлы күренештән - Борһанның җеназасы белән башлана. Тамашачылар беркавым уйга кала...
Дүрт күренештән торган әсәрдә вакыйгалар усаллыгы, катылыгы белән дан тоткан гаилә башлыгы Борһанның вафатыннан соң өчесе, җидесе, кырыгы һәм елы көннәрендә бара.
Спектакльдә бүгенге көн сурәтләнә, ул авылда данлыклы Борһан гаиләсенең язмышын чагылдырудан гыйбарәт. Төп йортта яшәүче кече улы Баязит (Салават Шәрәфиев), читтә яшәүче хәрби улы Байназар (Александр Кондратьев), заманында зур эшләр майтарган, хәзерге көндә эчү белән шаярган уртанчы улы Байбулат (Алексей Герасимов) бер-берсен аңламыйлар, ишетмиләр. Заманында Борһан Банат кызын (Әминә Шәрәфиева) төп йорттан куып чыгарган булган. Шул көннән авылга кайтмаган Банат әтисен соңгы юлга озатырга кайта. Уллары барысы да Борһан кушкан һөнәр буенча укыган. Борһанның сүзе гаиләдә генә түгел, авылдагыларга да закон. Гомер иткән хатыны вафатыннан соң ул Байназарның классташы, йөргән кызы Әминәне алып кайта, гаиләдә кыз бала Фирүзә туа. Борһан үлгәндә Фирүзә (Ләйсән Гыйльфанова) Казанда укый торган була. Ләйсәннең исә театрда тәүге уйнавы, шулай да ул ролен йөрәкләргә керерлек итеп башкарды. Әминә ролен уйнаган Сиринә Хөснетдинованың кайгыдан йөзе качкан, иң өсләре салынып төшкән иде, хәтта. Залдагылар әлеге ныклы гаиләнең җимерелүенә ачынып утырды. Гаилә башлыгының үз сүзле, усал, кирәгеннән артык кырыс булуы фаҗигагә китерә. Төп роль - Кәлимулланы Фикрәт, җилбәзәк Айсылуны Лилия Сибгатуллиналар уйнады. Алар әлеге тискәре рольләрне һөнәри югарылыкта башкарды. Кәлимулла җәмәгате Зәйнәп (Рузилә Сәгыйдуллина) белән Бәдерхаят (Миңнегөл Насыйбуллина) язмышы да аянычлы. Берсен – ире башы киткән дип җәберли, икенчесе улыннан артып, авылга яшәргә кайта, олы бер йортта яшәргә хыяллана. Әлеге ханымнар чынбарлыклары белән оста итеп уйнап, тамашачы мәхәббәтен яулады.
Тамашачылар Зәйдә никадәр талант бар дип сок-ланып карады гыйбрәтле тамашаны.
Бу тарихның ахыры ни белән бетә? Барысын да 14 майда “Энергетик” Мәдәният сараенда район мәдәният йорты үзешчән театры спектаклен караганнан соң белә алачаксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев