Зәй офыклары

Чыбыклылар “Әйлән-бәйлән” фестивален йомгаклады

Авыл үзешчәннәре фестиваль кысаларында “Бәлеш урлау” йоласын сәхнәләштереп күрсәтте.

Район мәдәният йорты тарафыннан йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау, үсеп килүче буынга әби-бабалардан килгән мирасны калдыру максатын күз уңында тотып оештырылган “Әйлән-бәйлән” фестивале тәмамланды. Иң соңгылар булып Чыбыклы мәдәният йорты чыгыш ясады.

Чыбыклылар фестиваль кысаларында “Бәлеш урлау” йоласын сәхнәләштереп күрсәтте.  
...Төннәр озайгач, кызлар, яшь киленнәр бер-берсенә кич утырырга йөрешәләр. Кич утырырга кул эше – бәйләү, чигү, эрләү белән киләләр һәм искиткеч күңелле итеп, кызыклы хәлләр, мәзәкләр сөйли-сөйли, төннәр буе дип әйтерлек эшләп утыралар. Менә эшләгән эшләрне чагыштырып караулар, мактаулар китә. Хәтсез эш эшләгәч, киленнәр, олырак яшьтәге апалар табын әзерли башлыйлар. Бәлеш тә чыгарырга вакыт җитә. Тәрәзә төбенә шыпырт кына егетләр килә. Алар ничек кенә шыпырт йөрмәсен, эчтәге кызлар бик тиз сизеп ала. Менә бер егет тәрәзә капкачын кысып кына ачып өй эчендәгеләрне күзәтә. Аны танып алган кыз тәрәзә аша егеткә көзге күрсәтә. Бу синең өчен якты йөзем, диюне белдерә. Ә таныш булмаган, яисә җан тартмаганнарга көзге күрсәтмиләр. Көзге кулдан-кулга йөри. Тәрәзә аша төрле такмаклар әйтешеп җырлашалар. Бу вакытта өйгә ике егет кереп, бәлешне урлыйлар һәм качалар. Кызлар  моны сизмиләр. Уен-көлке тәмамлангач, егетләрне чакыралар өйгә кертәләр… Ә бәлеш юк… Кызларга җәза бирәләр һәм алар аны үтәгәч бәлешне кире бирәләр, бергәләп күңелле итеп табын артына утыралар.

“Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заманча төсмерләр биреп үткәрелә башлады. Эш шунда - әлеге бәйрәмнәрне  олысы-кечесе бергәләп уздыра. Ә бит милли бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребезне сәхнәгә чыгару, аларда балалар да катнашу  яшь буынны аларны белеп үсүгә, мәдәниятебезнең югалмавына китерә”, -ди мәдәният йорты директоры Рушат Гатауллин.

-“Әйлән-бәйлән” фестиваленә барлык авыл мәдәният йортлары да кушылып, искиткеч матур, эчтәлекле тамашалар күрсәттеләр. Алар онытыла барган йола, гореф-гадәтләрне торгызып, халыкка тәкъдим итте. Чараларда яшьләр, укучыларның да өлкән апа-абыйлар белән бергә катнашуы – күңелле күренеш. Фестиваль кысаларында тәкъдим ителгән кичә-чаралар видеоязмаларга да язылып барды. Шул рәвешле, милли бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребез киләчәк буынга җиткерелер.  Фестивальгә иң яхшы номерлардан оештырылачак гала-концертта йомгак ясалачак, - ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: