Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Элҗенгә хас булган халык сынамышлары белән таныштырабыз

Бүген - Элҗен көн.

Бу бәйрәмне христианнар, шул исәптән, керәшеннәр дә бәйрәм итә. Бу - Илья-пәйгамбәрнең күккә күтәрелгән көне. Халыкта пророк үзе турында яшен, күк күкрәү кебек табигый күренешләр аша искәртеп тора, ул күктә арба белән йөри, дигән ышану яши. Әлеге бәйрәм табигать көчләренә табынуга кайтып кала.Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркынып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгырлар юк итәргә мөмкин. Илья пәйгамбәрнең күңелен күрү йөзеннән һәм ул бәла-казалар китермәсен өчен бу көнне кырда эшләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар.
Элҗенгә хас булган халык сынамышлары:
Элҗен җәйне тәмамлый.
Элҗендә көн ике сәгатькә кыскара.
Элҗендә сары яфраклар күбрәк күренә башлый.
Элҗендә көн ничек булса, 27 сентябрьдә шулай була.
Элҗеннән башлап төшкә кадәр җәй, төштән соң көзгә тарта.
Элҗеннән соң яңгырлар еш ява.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев