Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Энҗе Әхмәтҗанова: Милли үзаңны саклап калу - хатын-кыз эше

Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында бездән “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова катнашты.

“Хатын-кызларга  зур ихтирам  күрсәтү, аларның дәрәҗәсен тиешле биеклеккә күтәрү – халкыбызның бер матур бизәге. Хатын-кызларыбызның тормышыбыздагы  тоткан урынын  билгеләп, аларны ил күрке дип атыйбыз. Киләчәктә дә шушы олы исемгә лаек булып, безне горурландырып, дәртләндереп, көч һәм илһам биреп озак  яшәсәгез иде.”

Казанда 20-22 май көннәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы президентыбызның сәламләү хатындагы әлеге сүзләре белән ачылды. Чыннан да, хатын-кызлар - ил күрке.

Утырыш эшенә Зәйдән “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова  катнашты. Ул җыенда  чигелгән сөлге, намазлык,  дисбе белән катнашты.  Аңа кадәр урыннарда әлеге кул эшләренә бәйге оештырылган иде.  Анда катнашучылар шактый булды. Утырышка күргәзмәгә куелган әйберләр - әлеге бәйге җиңүчеләре эшләре.

- Утырыш эшендә мин яшь буында  милли үзаң уяту дискуссион мәйданчыгында эшләдем. Милли үзаңны саклап калу, милләт яшәешенә терелек өстәп тору, беренче чиратта, без - хатын-кызлар эше. Безгә күп вазыйфа йөкләнгән. Мин моның белән тулысынча килешәм. Милли тәрбия ана сөте белән керергә тиеш. Татар рухы җелеккә сеңсә, татар халкы аны беркайчан югалтмый ул. Икенче көнне  “Чулпан” мәдәни үзәгендә чараның пленар утырышы һәм “Калфак туе”нда катнаштым. Шулай ук биредә татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе, халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар ярминкәсе дә оештырыла. Күргәзмәдә без-зәйлеләрнең дә кул эшләре булуы куандыра, - дип сөйләде Энҗе Әхмәтҗанова.

Утырышта катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган иде. Кунаклар аның кысаларында  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Өч аршын җир” спектаклен тамаша кылды.

 

- Якташыбызның әлеге әсәрен укыган, караган да бар иде. Тинчуринлылар куйган тамаша исә тәэсирле булды, гомумән,  гыйбрәтле, үзенчәлекле әсәр, - диде Энҗе Әхмәтҗанова.

 

Кунаклар утырыш эшеннән кирәкле мәгълүмат алып, зур план-ниятләр белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев