Зәй офыклары

Фатыйх хәзрәт Нуруллин: Корбан гаете күңелләребезгә иман нуры, йортларыбызга тынычлык алып килсен

Ураза бәйрәме тәмамланып 70 көн үтүгә, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете дә җитә. Быел ул 9 июльгә туры килә.

Корбан гаете нинди бәйрәм ул? Кайда, нинди тәртиптә уза? Бәйрәм уңаеннан без Зәй имам-мөхтәсибе, “Ялчыгол” мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин белән әңгәмә уздырдык.


-Фатыйх хәзрәт, Корбан бәйрәменең асылы турында аңлатып үтегез әле.
- Корбан бәйрәменең мәгънәсе “Аллаһка якынаю” дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгаләгә якынаю ниятеннән мал чалу белән бәйле. Гадәт буенча, Корбан гаете көннәрендә дин юлындагы кешеләр ярату һәм шәфкатьлелек күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш. Әлеге бәйрәмдә без корбанлык ите белән мохтаҗларны сөендерергә тиешбез. Корбан итеп чалган мал өч өлешкә бүленә: бер өлешен үзебезгә калдырабыз, берсен – туганнарга, тагын бер өлеше мохтаҗларга таратыла. Татарстан мөфтиятенең казыйлар һәм голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 мең сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме – 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.


-Фатыйх хәзрәт, быел Корбан бәйрәме районыбызда нинди чаралар белән узачак?
- Без дә Корбан бәйрәмендә гает намазлары укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз. Шуңа күрә һәр мөселман Корбан бәйрәмен шатланып каршы алырга тиеш. Иртәнге намаз 01 сәгать 30 минутта укылачак. Гаеткә кадәр бәйрәм вәгазе, Коръән аятьләре укылып, район җитәкчелеге котлавы булачак. Корбан гаете намазы сәгать 4 кә билгеләнгән. Аннан мөселманнар өйләренә кайтып, корбан чала, әти-әнисе, туганнары каберен зиарат кыла. Ел да үзәк мәчет биләмәсендә балалар өчен бәйрәм уздыра идек, быел андый чара оештырылмый. Бәйрәм намазына килгәннәрне тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйлау каралган. Шушы тәртиптә районыбызның барлык мәхәлләләрендә дә Корбан гаете узачак.


-Корбан бәйрәме уңаеннан Зәй мөселманнарына нинди теләкләрегез бар?
- Мөселманнарга олуг Корбан гаете көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен өләшергә язсын. Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен. Ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен иде.
Һәммәгезгә хәерле гомерләр, хәерле көннәр, сәламәтлек һәм иминлек телим. Корбан гаете көнне бер-береңә кунакка йөрү, хәләр ризыклар белән табын әзерләп туганнарыңны дәшү, әти-әнинең хәлен белү бик саваплы. Моны инде бүгеннән үк күңелебезгә салып, бу көнне Пәйгамбәребез кушканча, чын бәйрәм итеп уздырырга ниятләп торыгыз. Изге бәйрәм күңелләребезгә иман нуры, йортларыбызга тынычлык алып килсен.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: