Зәй офыклары

Иҗат коллективлары җиңүләре белән сөендерде

Зәебезнең “Энергетик” Мәдәният сарае иҗат коллективлары Крымда узган “Алтын мәйдан” проекты буенча оештырылган театрлар һәм тамашалар күрсәтү буенча “Җангөл” халыкара фестивалендә җиңүләр яулап кайттылар.

Әлеге фестиваль ел саен “Алтын мәйдан” интернациональ мәдәни-агарту проекты кысаларында театраль һәм тамашалар сәнгатен үстерү, популярлаштыру, катнашучылар чыгышларын камилләштерү, яшь буын арасында аңа кызыксыну уяту максатында үткәрелә. Биредә балалар, яшьләр, өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә бер иҗат мәйданында берләшә.
- Быелгы фестиваль 6-16 июль көннәрендә Крымның Межводное авылында узды. Ун көн дәвамында илнең төрле төбәкләреннән җыелган 21 иҗат коллективы үз театраль осталыкларын күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар, аралаштылар. Һәр катнашучы коллектив югары әзерлек белән килүләрен күрсәтте, мәртәбәле жюрига җиңүчеләрне сайлап алу җиңелләрдән булмады. Фестиваль иң яхшы чыгышларны бергә туплаган гала-концерт белән тәмамланды. Безнең өчен иң куанычлысы биредә “Энергетик” Мәдәният сарае иҗат коллективларының һәрберсе дипломнар белән бүләкләнү булды, - ди “Улыбка” хореография ансамбле җитәкчесе Лидия Нестягина.
Фестивальдә катнашкан, Зәй данын яклаган “Злато” (җитәкчесе Светлана Миронова) вокаль ансамбле беръюлы дүрт номинациядә җиңүче булды. Халык җырларын саклау мәктәбе үсеше буенча “Яхшыдан-яхшы” номинациясендә, халыкчан җырларда вокал репертуарына яңалык кертү буенча номинациясендә, “Вокал. Халыкчан вокал. Ансамбль» номинациясендә, “Вокал. Халыкчан стилле вокал. Ансамбль” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемнәрен алуга ирештеләр.
“Улыбка” балалар хореография ансамбле (җитәкчесе Лидия Нестягина) “Хореография. Халык биюләре” номинациясендә, халык биюләрен оригиналь рәвештә стильләштерү өчен номинациясендә I дәрәҗә лауреат булдылар.
“Русская душа” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Светлана Миронова) “Вокал. Халыкчан башкару. Ансамбль” номинациясендә, халык җырларын сакчыл стильләштерү номинациясендә, “Вокал. Заманча башкару осталыгы. Ансамбль” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемнәрен яуладылар.
“Магия” хореография иҗат төркеме (җитәкчесе Марина Петленко) “Хореография. Халыкчан, тамашалы бию” номинациясендә, “Хореография. Эстрада биюе” номинациясендә, югары иҗади потенциаль номинациясендә I дәрәҗә лауреатлар булып танылдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: