Зәй офыклары

Иске Зәйдә яшәүче Тимофей Носов 90 яшьлек юбилеен билгели

Аны юбилее белән Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов исеменнән Петр Уразайкин котлады.

Иске Зәйдә яшәүче Тимофей Моисеевич Носовның 1 июльдә - 90 яшь тулган гомер бәйрәме. Хезмәт юлы соклануга лаек аның. "Заветы Ильича" совхозында управляющий, остаханә мөдире булып эшләгән ул.

Юбилярның бүгенге шатлыклы 90 яшьлек юбилее белән котларга Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре килде.

Петр Сергеевич хөрмәтле юбилярга Россия Президентының котлау хатын укыды һәм Зәй район башлыгы  тәбрикләү сүзләрен җиткереп, бүләк тапшырды. Яшь вакытта җырлап үскән җырлар Тимофей Моисеевичның куңеленә хуш килде.

Фотолар мәдәният идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: